2009 елда КДУ ның «Ясалма интеллект проблемалары» һәм КДТУ (КАИ) һәм ТР ФА ның «Прометей» фәнни-тикшеренү учреждениеләре базасында оеша.

Институт структурасында 2 фәнни бүлек: интеллектуаль мәгълүмат системалары һәм когнитив тикшеренүләр. Институт «Гуманитар өлкәдә семиотик модельләштерү» юнәлеше кысаларында фәнни тикшеренүләр үткәрә: гуманитар һәм мәгариф өлкәләрдә семиотик модельләштерү; лингвистикада компьютер һәм когнитив модельләштерү; оешма, шәхес һәм җәмгыятьнең интеллектуаль потенциалын социаль-когнитив тикшеренүләр. Эшчәнлек барлык мөһим өлкәләрендә (фән, мәгариф, эш башкару, нәшрият эшчәнлеге, массакүләм коммуникацияләр чаралары һ.б.) татар теле куллану өчен компьютер системалары һәм технологияләр; программа инструментарие, гамәли системалар һәм лингвистик ресурслар булдыруга юнәлтелгән.

Институтта татар теле белән эшләү өчен төрле юнәлештәге гамәли программалар эшләнгән: ике дәрәҗәле морфологик-математик анализатор, татар теле морфологиясенең компьютер өчен структур-функциональ моделе һәм аның нигезендә «Татар морфемасы» интеграцияләнгән программа-мәгълүмат комплексы, дифон нигезендә татар теле синтезаторы, ТАТCORR татар текстларының орфографик корректоры һәм башка бик күп кушымталар, шул исәптән заманча мобиль җайланмалар өчен.

Хезмәткәрләр компьютер системаларын һәм җайланмаларын, шул исәптән мобиль җайланмаларны һәм Интернет челтәрен татар локализациясе өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. 2016 елдан мобиль җайланмалар һәм планшетлар өчен операцион-инновацион системасын татар телендә локализацияләү эше башкарыла. Sailfish Mobile OS Rus татар телен мобиль җайланмаларда рус теле белән беррәттән тулысынча файдалану мөмкинлеге бирә торган беренче мобиль операцион система булды.

Институт нейрочелтәр нигезендә рус-татар тәрҗемәсе системасын; татар сөйләм телен белү, синтез һәм тану мөмкинлекләрен үз эченә алган сөйләм технологияләре комплексы эшли; «Туган тел» татар теленең милли корпусы проектын үстерә (https://tugantel кtatar/).

ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм КФУ белгечләре белән берлектә татар халык сөйләмнәре атласының электрон версиясе (https://atlas.antat.ru/) эшләнә.  2016 елдан институтта онтологик типтагы яңа лексик ресурс – рус-татар иҗтимагый-сәяси тезаурус (https://tattez.turklang.tatar/) эшләнә Ул иҗтимагый-сәяси өлкәдә татар теленең лексик тәртибен системалы тасвирлый.

Хезмәткәрләрнең гомуми саны – 20 кеше, шул исәптән 12 фәнни хезмәткәр (11 фәннәр кандидаты).