Эчтәлек

1941 елның ноябрендә ТАССРның Дәүләт план комиссиясе каршында оештырыла.

Максаты — халык хуҗалыгы һәм оборона өчен мөһим техник, икътисади һәм оештыру өлкәләренә караган теоретик һәм гамәли мәсьәләләрне хәл итү юлларын эшләү; фронт һәм тыл ихтыяҗлары өчен Татарстанның ресурсларын ачыклау һәм мобилизацияләү; халык хуҗалыгының төрле тармаклары буенча фәнни консультацияләр һәм экспертизалар оештыру. Фәнни-техник советны ТАССР Дәүләт план комиссиясе рәисе П.П.Цыбин җитәкли, урынбасары итеп профессор Л.М.Миропольский билгеләнә. Фәнни-техник совет минераль чимал, нефть, энергетика, үсемлек чималы, транспорт һәм башка секцияләргә бүленә. Секцияләрнең активы 250 тирәсе фәнни хезмәткәрдән һәм төрле оешмаларның 25 вәкиленнән тора. Фәнни-техник совет эшендә академиклар А.Е.Арбузов, А.Е.Порай-Кошиц, профессорлар В.И.Баранов, З.Н.Блюмштейн, Н.А.Ливанов, М.Д.Винокуров, Н.Н.Качалов һ.б. катнаша. Әлеге совет эшләгән дәвердә җитештерү өлкәсендә ак маскировка буявы, янгынга каршы япмалар, гематоген, теш цементы, ланолин, абразив материаллар, химик тәэсирдән саклаучы пакетлар, керамик эшләнмәләр, медицина гипсы һәм эфир алуның яңа ысуллары гамәлгә кертелә. Эшчәнлеге 1944 елның апрелендә туктатыла.

Әдәбият

Ионенко И.М., Попов В.А. Казанский университет в годы Великой Отечественной войны. К., 1985; 

Попов В.А. Мобилизация и испольование трудового потенциала производственно-технической и научной интеллигенции в годы Великой Отечественной войны. К., 1991.

Автор — В.Ф.Телишев