Эчтәлек

XIX йөзнең икенче яртысында Казан ветеринария институтында оеша.

Фәнни юнәлешләрдән анатомнарны — Л.А.Третьяков, патологоанатомнарны — К.Г.Боль, микробиологларны — М.П.Тушнов, Х.Х.Абдуллин, терапевт һәм диагноз куючыларны — К.М.Гольцман, Н.П.Рухлядев, Г.В.Домрачев, фармаколог һәм токсикологларны — Н.А.Сошественский, хирургларны Л.С.Сапожников, Б.М.Оливков, акушерларны — А.П.Студенцов, физиологларны — К.Р.Викторов, Е.Н.Павловский, биохимикларны — С.И.Афонский, эпизоотологларны М.Н.Верещагин, Х.Г.Гыйззәтуллин җитәкли.

Анатомия кафедрасына 35 елдан артык (1886 елдан) Л.А.Третьяков җитәкчелек итә. Аның шәкертләренең фәнни тикшеренүләре нерв системасын өйрәнүгә багышлана, ул эшләр функциональ якын килү һәм гамәли алып барылу белән аерылып тора. Бу өлкәдәге мәгълүм галимнәр — Д.М.Автократов, А.Ф.Климов, А.И.Акаевский, Н.А.Васнецов, Ю.Х.Миндубаев, Н.В.Михайлов, Р.Х.Шакиров — хайваннар һәм кошларның периферик нерв системасы морфологиясен өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Бу тикшеренүләрнең нәтиҗәләре әгъзалардагы нерв аппаратларының макро- һәм микроморфологиясен заманча күзаллауны формалашуга китерә.

Ветеринария патологоанатомнары фәнни юнәлеше 1920 еллар башында К.Г.Боль җитәкчелегендә барлыкка килә. Тикшеренүләр комплекслы рәвештә үткәрелә: сап, эпизоотик энцефаломиелит, атларда йогышлы анемия, мөгезле эре терлекләрдә паратуберкулёз, дуңгызларда рожа һәм чума, этләрдә чума, котыру һ.б. куркыныч йогышлы авыруларның патологик анатомиясе һәм диагностикасы өйрәнелә. К.Г.Боль тырышлыгы белән Казанда беренче ветеринария фәнни-тикшеренү институты ачыла. Тикшеренүләрне дәвам итүчеләр — И.Т.Трофимов, Г.Җ.Идрисов, алар җитәкчелегендә терлекләрнең йогышлы авырулары патоморфологиясе өйрәнелә, яңа вакцина препаратлары кулланганда иммуноморфологик үзгәрешләр анализлана. Иммуноморфологик күзлектән чыгып бруцеллёз, туберкулёз, лептоспироз, листериоз, Себер түләмәсе һ.б. авыруларның киеренке барышы сәбәпләре ачыклана, бу йогышлы авырулар вакытында иммун комплексларның патогенетик әһәмияте билгеләнә (М.С.Ежкова, М.Х.Лотфуллин, И.Н.Җәләлов, Н.С.Садыйков, Д.Ш.Шәрипов, О.Т.Муллакаев һ.б.).

Микробиологлар, вирусологлар һәм иммунологларның эш юнәлеше И.Н.Ланге, М.П.Тушнов, М.В.Рево, Х.Х.Абдуллин җитәкчелегендә формалаша. И.Н.Ланге Себер түләмәсенә каршы киң кулланыш тапкан вакцина эшли (Ланге вакцинасы), М.П.Тушнов гистолизатлар турында тәгълиматка нигез сала. Бруцеллёз һәм Себер түләмәсен өйрәнү буенча тикшеренүләр М.В.Рево, Х.Х.Абдуллин җитәкчелегендә үткәрелә. Мөгезле эре терлекләрдә бруцеллёзга каршы вакцина булдырыла (К.М.Салмаков); Себер түләмәсе вакытында бацилла йөртү һәм бацилла бүлеп чыгару күренеше ачыклана (Ш.Х.Харисов); җирле штаммнардан колибактериозга каршы вакцина (В.М.Ибраһимов, К.М.Хәкимова), АУФ штаммыннан (ультрашәмәхә нурлар белән аттенлашкан) листериозга каршы вакцина (О.А.Котылев) эшләнә; яңа дезинфектантлар (феносмолин һ.б.) табыла, прополисның микробларга каршы тору үзенчәлекләре өйрәнелә (В.П.Кивалкина, А.А.Барсков), Ку бизгәгенә диагноз кую, дәвалау һәм каршы көрәшү буенча чаралар эшләнә (Р.Г.Госманов).

Ветеринария терапевтлары фәнни юнәлешенә 1920 елларда К.М.Гольцман һәм Н.П.Рухлядев нигез сала. Йорт хайваннары һәм кошларның кан морфологиясен нормада һәм патологиядә өйрәнү нәтиҗәсендә а.х. терлекләренең гематологик профиле эшләнә (С.А.Хрусталёв, В.И.Зайцев, Д.Я.Криницын); уникаль гематологик атлас булдырыла (Г.В.Домрачёв, Н.П.Рухлядев); ветеринария кардиологиясенә нигез салына (Г.В.Домрачёв); фонокардиограф төзелә, ветеринария фонокардиографиясе нигезе эшләнә (В.Г.Чагин). Йод җитешмәү, остеодистрофия, бозауларда тимер элементлары җитешмәү сәбәпле барлыкка килгән анемия, витаминнар алмашы бозылу (Л.Г.Замарин), хайваннарда матдәләр алмашы бозылу белән бәйле авырулар, экотоксикология мәсьәләләре (Н.А.Уразаев), яшь терлекләр авырулары, макро- һәм микроэлементлар алмашы бозылу өйрәнелә, аларны булдырмау һәм дәвалау ысуллары эшләнә (К.Х.Попуниди). Бу юнәлеш вәкилләре: И.Г.Шарабрин, С.А.Хрусталёв, П.С.Ионов, Р.М.Восконян, Я.И.Клейнбок, В.И.Зайцев, К.И.Мавсумзаде — төрле елларда СССР һәм РФнең ветеринария институтларында кафедралар белән җитәкчелек итәләр.

Ветеринария фармакологиясе һәм токсикологиясе юнәлешенә Н.А.Сошественский нигез сала, аның алга таба үсеше П.И.Попов, Д.К.Червяков, В.Н.Локтионов эшчәнлеге белән бәйле. Яңа паразитларга каршы чаралар, терлекләрнең ашказаны-эчәк авырулары вакытында комплекслы препаратлар куллану (Д.К.Червяков, В.Н.Локтионов, Г.А.Алексеев), тиредә паразит авыруларны дәвалау өчен күкертле органик кушылмалар (В.А.Антипов, Т.В.Гарипов), авыру терлек стресс халәтендә чакта нейролептик матдәләр һәм транквилизаторлар тәэсире (А.И.Шитый, Ф.Г.Нәбиев) өйрәнелә һәм беренче тапкыр гамәлгә кертелә. П.К.Сметов җитәкчелегендә терлекләрнең химик һәм биол. табигатьле агулы матдәләргә тотрыклылыгын арттыру һәрьяклап тикшерелә, агулы матдәләрне индикацияләү, терлекләр агуланганда дәвалау өчен төрле чаралар һәм ысуллар эзләү үткәрелә. Азыклар гөмбә агулары белән зарарланганда микотоксикология мәсьәләләре, заманча диагноз кую һәм профилактика ысуллары М.Я.Тремасов җитәкчелегендә эшләнә.

Ветеринария хирурглары фәнни юнәлешенә Л.С.Сапожников нигез сала, ул күп шәкертләр тәрбияли (Б.М.Оливков, Т.С.Минкин, В.Г.Зайцев, П.И.Шаталов, И.Д.Медведев, А.С.Макаров), аларның тикшеренүләре асептика, антисептика, авыртуны бастыру, төрле операцияләр техникасы, яралану процессын өйрәнүгә, дәвалауның рациональ ысулларын эшләүгә, очлыклар авырулары патогенезын һәм дәвалау ысулларын өйрәнүгә карый. В.В.Мосин корсактагы нервларга һәм симпатик баганаларга новокаин блокадасын куллануны тәкъдим итә (1948), бу ысулны анатомотопографик яктан нигезли, корсак куышлыгы һәм арт сан әгъзаларын, мускул дистониясе, кастрациядән соң ялкынсыну, киселүләр, арт сан очлыклары параличы вакытында ысулның отышлылыгын исбатлый. Аның җитәкчелегендә бу ысулның балтыр веналары тромбофлебиты, бозаулар һәм дуңгызларда диспепсия, гинекологик авырулар, маститлар, пешү һ.б. авырулар вакытында югары нәтиҗә бирүе исбатлана. М.Ш.Шәкүров хезмәттәшләре белән гадәти булмаган иммунитетның күзәнәк һәм гумораль факторларына симпатик иннервациянең новокаин блокадасы этәргече тәэсирен ачыклый; ветеринария практикасында күкрәктәге эчке нервларга новокаин блокадасын эшли һәм гамәлгә кертә (1970). Бу юнәлештә отышлы ысуллар эзләү һәм эшләү хәзер дә дәвам итә.

Ветеринария акушерлары фәнни юнәлешенә А.П.Студенцов нигез сала. Ул шәкертләре белән җенси цикл турында яңа тәгълимат эшли, терлекләрнең буазлык, тудыру, тудырудан соңгы халәте өйрәнелә (П.И.Шаталов, Г.В.Зверева, В.С.Шипилов, Н.И.Полянцев); үрчемсезлекнең 7 формасы турында тәгълимат булдырыла (тумыштан килгән, картлыкка бәйле, алиментар, климатик, эксплуатацияле, ясалма, симптоматик), терлекләрнең үрчем нормативлары эшләнә һәм үрчемсезлекне булдырмау, дәвалауның комплекслы чаралары оештырыла (О.Н.Преображен­ский, А.И.Пучковский, М.Г.Миролюбов һ.б.); маститлар классификациясе эшләнә, ана терлекләрдә мастит авыруларын булдырмау һәм дәвалау, диагноз куюның отышлы ысуллары тәкъдим ителә (М.П.Рязанский, Д.Д.Логвинов, А.А.Осетров, Т.К.Трифонова).

К.Р.Викторов җитәкчелегендә ветеринария физиологлары юнәлеше формалаша, нерв үзәкләренең эшчәнлек шартлары һәм закончалыклары, аларның перифериядәге башкару органнары белән бәйләнеше өйрәнелә (С.И.Афон­ский, П.А.Нуждин, Ф.Н.Милованов, Н.В.Иванов, Г.И.Гумилевский); югары сулыш органнары рецепторларының (Е.Н.Павловский, Н.М.Лопатина, Б.Н.Соколов), аутогистолизатлар һәм цитотоксиннарның физиологик роле тикшерелә (Ф.Н.Милованов, А.А.Морозов, И.Ф.Казаков), терлекләр әгъзаларының эшчәнлеге үзенчәлекләре һәм нерв-гумораль көйләнеше өйрәнелә (В.Ф.Лысов, Т.Е.Костина, Е.И.Трутнев, В.А.Берестов, Ю.Н.Зеленов, В.Я.Иванов, В.И.Максимов).

Ветеринария биохимиклары фәнни юнәлешенә С.И.Афонский нигез сала. Ул һәм аның шәкертләре аксымнар, углеводлар һәм липидларның үзенчәлекләрен өйрәнә, шуның нәтиҗәсендә биокомплекслы кушылмалар турында (хелатлар) тәгълимат булдырыла, биоген металларның (бакыр, кобальт, марганец, цинк, йод селиниды) хелат кушылмалары белән аминокислоталар һәм төрле биолигандаларның синтезы ысулы эшләнә, моның хайван организмының саклану көченә һәм продукциялелегенә тәэсире өйрәнелә (Х.Ш.Казаков, Э.В.Тен, Н.М.Машковцев, Г.П.Логинов, М.Ю.Метлякова һ.б.). Тилчә вирусының күзәнәк белән үзара тәэсире; хайваннарда йогышлы авырулар: тилчә, бруцеллёз, туберкулёз, Себер түләмәсе китереп чыгаручыларның антиген төзелеше өйрәнелә, бу йогышлы авырулар вакытында иммунофермент анализ һәм молекуляр генодиагноз кую ысуллары тәкъдим ителә, шул нигездә диагноз куюның тизләтелгән ысуллары эшләнә (Н.Җ.Хаҗипов, А.М.Алимов, В.П.Коксин, Т.Х.Фәизов, Р.П.Тюрикова, Н.К.Кириллов һ.б.).

Академия галимнәре ветеринария һәм зоотехниянең әйдәп баручы юнәлешләре буенча 200 дән артык дәреслек һәм монография (кайберләре берничә мәртәбә) бастырып чыгаралар, ә кайберләре чит телләргә (кытай, болгар, румын һ.б.) тәрҗемә ителә.

Әдәбият

Студенцов А.П., Сабин И.М. Казанский государственный ветеринарный институт имени Н.Э.Баумана (1873–1953): Материалы к истории ветеринарного образования в СССР // Уч. зап. Казан. гос. ветеринария института имени Н.Э.Баумана. М., 1956. Т. 63;

Гизатуллин Х.Г. Казанскому ветеринарному институту — 100 лет // Ветеринария. 1973. № 5;

История Казанского ветеринарного института: Очерки. К., 1973;

Казанский ордена Ленина ветеринарный институт им. Н.Э.Баумана. К., 1993;

Казанской государственной академии ветеринарной медицины — 130 лет // Уч. зап. Казан. акад. ветеринария медицины. 2003. Т. 174.

Автор — Н.Җ.Хаҗипов