Башлап өйрәнүче галимнәр: Л.Пастер (Франция), Р.Кох (Германия), И.И.Мечников (Россия) һ.б.

Микробиология фәне берничә мөстәкыйль бүлек тәшкил итә.

  • Гомуми микробиология микроорганизмнар биологиясенең фундаменталь закончалыкларын өйрәнә; микроорганизмнарның яшәү тирәлегенә карап, туфрак һәм су микробиологиясе, геологик микробиология аерып карала.
  • Медицина микробиологиясе патоген һәм шартлы патоген микроорганизмнарны, аларның аерымлык сыйфатларын, авыру китереп чыгару механизмнарын һәм токсиннар тәэсирен; инфекция процесслары закончалыкларын өйрәнү белән бергә микробиологик диагностика ысулларын эшли.
  • Клиник микробиология бүлекләре аерым өйрәнелә, антибиотиклар һәм гөмбәләрне өйрәнү, вакцина профилактикасы мөстәкыйль вирусология һәм иммунология фәне объекты булып тора.
  • Ветеринария микробиологиясе шушы ук мәсьәләләрне авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кыргый хайваннарга кагылышлы рәвештә карый.
  • Технологик микробиология яки биотехнология, биопрепаратлар эшләүдә (терлек азыгы аксымы, чүпрә, липидлар һ.б.), шулай ук антибиотиклар, ферментлар, витаминнар, аминокислоталар синтезында кулланылучы микробиологик процессларны, азык-төлек микробиологиясен һ.б. өйрәнү белән шөгыльләнә. Биотехнология өлкәсендәге уңышлар микробиология һәм азык-төлек сәнәгате үсешенә этәргеч бирә.
  • Авыл хуҗалыгы микробиологиясе табигатьтәге матдәләр әйләнешендә, туфрак составын, аның структурасын формалаштыруда һәм уңдырышлылыгын арттыруда микроорганизмнарның ролен, үсемлек авыруларын һәм аларга каршы көрәш чараларын өйрәнә.
  • Санитария микробиологиясе әйләнә-тирә мохит микрофлорасын, аның кеше сәламәтлегенә йогынтысын тикшерә, аны контрольдә тоту ысулларын тәкъдим итә, гигиена нормативларын эшли, аларны саклау һәм яхшырту чараларын билгели. Санитария микробиологиясе санитария-азык-төлек микробиологиясе тармагын да үз эченә ала.
  • Аерым тармак тәшкил итүче радиацион микробиология ионлаштыручы нурларның микроорганизмнарга тәэсирен тикшерә.
  • Космик микробиологи космик корабль яки станция шартларында кеше һәм тирәлекнең бер-берсенә йогынтысын өйрәнә, галәмдә микроорганизмнарның яшәешен һәм үрчүен тәэмин итәрлек шартларны ачыклый.

Микробиология фәннең биология, микология, иммунология, эпидемиология кебек тармаклары белән тыгыз элемтәдә тора.

Татарстанда микробиология

Татарстанда микробиологиянең фән буларак үсеше Бактериология институты ачылу (1900), Казан клиник институтында (хәзер Казан медицина академиясе; 1920), Казан университетында (1930), Казан ветеринария институтында (1917) микробиология кафедралары, соңгысында фәнни-тикшеренү лабораториясе барлыкка килү белән бәйле.

Медицина микробиологиясе үсешенә И.Г.Савченко (иммунитетны физика-химия юнәлешендә өйрәнү), В.М.Аристовский, Р.Р.Гельтцер (спирохетозларны өйрәнү, 1930–1938), М.В.Рево (туберкулёзга каршы көрәш проблемаларын тикшерү, 1938–1944) зур өлеш кертә.

Бөек Ватан сугышы елларында яра инфекцияләренең стафилококклы, стрептококклы, анаэроблы төрләрен диагнозлау, дәвалау һәм кисәтү (Казан ГИДУВы, Н.Н.Спасский, К.Ф.Фирсова, 1940–1950) мәсьәләләре алга чыга. Сифилис авыруын пенициллин кулланып дәвалау тәҗрибәсе кертелә (ГИДУВ, С.М.Вяселева, 1956–1964). 1960–1980 елларда яра инфекциясе очракларында фагоцитоз күренеше, бактериаль аллергеннар (И.Е.Алатырцева), Идел буе республикаларында липтоспирозлар (З.Х.Кәримова, Г.З.Хәбирова), Урта Идел буенда бөер синдромлы геморрагик бизгәк (В.А.Бойко, Т.А.Башкирёв) өйрәнелә, беренче буларак төссез трепонема формасы аерып алына (Л.М.Устименко).

Казан медицина институты микробиологларының эзләнүләре фосфорорганик һәм табигый кушылмалардан торган яңа дару матдәләре табу һәм сынау юнәлешендә алып барыла (М.Г.Берим, К.Б.Брудная, Е.К.Наумова, Ш.З.Туктарова, Р.Г.Исхакова, Т.Ә.Кәримова һ.б.), үт юллары авырулары очрагында геликобактерның ролен (О.К.Поздеев, Ю.В.Вәлиева), РФ территориясендә таралыш алган стафилококкларның даруларга бирешмәүчәнлеген (Л.Т.Мусина) өйрәнүгә аерым игътибар бирелә. Микробиологлар, инфекционистлар һәм эпидемиологлар (Д.К.Бәширова, А.С.Созинов, И.И.Мамкеев һ.б.) вируслы гепатит патогенезын һәм авыруны дәвалау ысулларын төрле яклап, тирәнтен тикшерәләр. Дисбактериозның төрле төрләре белән озаклап авыручы балаларның система һәм органнары микрофлорасы өйрәнелә, авыруны дәвалау ысуллары тәкъдим ителә. 1990 еллардан фосфор һәм күкертле органик кушылмалардан торган препаратлар белән бергә вирусларга каршы яңа төр дарулар уйлап табуга зур әһәмият бирелә (О.К.Поздеев). Фәнни тикшеренү материаллары Казан медицина институты (1994 елдан Казан медицина университеты) чыгарган фәнни хезмәтләр җыентыкларында басыла (1964, 1974,1984, 1994, 2004).

Казан университетында микробиология

Казан университетында микробиология буенча беренче фәнни тикшеренүләр 1830 елларда башлана һәм алар йогышлы авыруларны өйрәнүгә багышлана. Терлекләрне дәвалау кафедрасы профессоры Ф.Брауэль (1806–1882) ратологик процесста түләмә бацилласының ролен ачыклый. Микробиологиянең башлангыч үсешенә «Кеше һәм хайваннардагы йогышлы авыруларның сәбәбе буларак үсемлек паразитлары» («Растительные паразиты как причина заразных болезней человека и животных»; т. 1–4, СПб., 1882–86) дигән фундаменталь хезмәт авторы Н.В.Сорокин (1846–1909) зур өлеш кертә. Университетта микробиология үсешенә этәргеч биргән микробиология кафедрасына танылган спирохетолог В.М.Аристовский җитәкчелек итә.

1930 елларда ботаника, аннары микробиология лабораторияләрендә сулыкларның микрофлорасы тикшерелә. М.И.Беляева (1940–1976) җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы елларында киң кулланылган ампула кетгутын стерильләштерүнең яңа ысулы уйлап табыла. 1951 елда, беренче буларак, нуклеодеполимераза бактерияләре һәм аларның шешләр үсешенә йогынтысы өйрәнелә башлый, шуның белән молекуляр биологиягә нигез салына. 1963 елда шешләрне дәвалау өчен микроблардан алына торган препаратлар синтезлый торган махсус лаборатория оештырыла, ул соңрак бактерияләрнең күзәнәктән тыш гидролитик ферментларын өйрәнүче эре тикшеренү үзәгенә әверелә (җитәкчесе — И.Б.Лещинская, 1976–2003).

1980 елларда актив рәвештә нуклеодеполимеразалар бүлеп чыгаручы микроорганизмнар аерып алына, продуцентлар үстерү технологияләре һәм ферментларны югары дәрәҗәдә чистарту ысуллары эшләнә, аларның төп физик һәм химик, шулай ук каталитик үзлекләре, биосинтез үзенчәлекләре өйрәнелә. Bacillus intermedius (биназа) рибонуклеазасын (РНКаза) һәм Serratia marcescens эндонуклеазасын сәнәгатьтә җитештерү җайга салына; бу ферментларның медицина-биологик үзлекләре, вирусларга каршы тору, иммунитетны яхшырту, шешләр белән көрәшү кебек сыйфатлары тикшерелә.

Генетик инженерия, биотехнология һәм медицина максатларында микроб нуклеазалары препаратлары һәм охшаш ферментлар уйлап тапкан өчен М.И. Беляева, Д.В.Йосыпова, Б.М.Куриненко, Н.П.Балабан СССР МС бүләгенә лаек булалар (1987). Шул ук елда махсус лаборатория биохимия һәм ферментлар биоинженериясе фәнни-тикшеренү лабораториясе дип үзгәртелә.

1990 елларда бактерияләрнең күзәнәктән тыш гидролазаларын өйрәнү эшенә Д.В.Йосыпова, Ф.Г.Куприянова-Ашина, Б.М.Куриненко, Н.П.Балабан, Л.В.Знаменская, М.Н.Филимонова, В.И.Вершинина, М.Р.Шәрипова, Ә.М.Мәрданова һ.б. зур өлеш кертә: биназа һәм S. marcescens эндонуклеазасы геннары клонлаштырыла, әүвәл өйрәнелмәгән бацилла протеиназалары, фосфатлары һәм РНКазаларына тасвирлама бирелә, Serratia төркеме бактерияләренең хитиназа комплексы өйрәнелә, S.marcescens эндонуклеазасының ферментатив катализы механизмы турында яңа мәгълүматлар алына. «Бактериаль ферментлар...» («Бактериальные ферменты...») хезмәте өчен И.Б.Лещинская, Л.В.Знаменская, С.Ю.Егоровка ТР ФАнең В.А.Энгельгард исемендәге бүләге бирелә (1996).

1960 еллар башында Казан университетының микробиология лабораториясендә Р.П.Наумова җитәкчелегендә нефтьнең экологик куркынычлы ксенобиотиклары һәм углеводородларында микроб метаболизмының физиологик-биохимик аспектлары өйрәнелә. Микроб деградациясе, эшкәртелмәгән нефть һәм нефть шламнары, нитроароматик һәм кремний-органик кушылмалар, арилполикарбонлы һәм өске катлам актив матдәләр таркалуның метаболик юллары тикшерелә. Ксенобиотиклар катаболизмында катнашучы ферментлар өйрәнелә, аерым ферментларның плазмида регуляциясендә катнашу үзенчәлекләре ачыклана (Н.Г.Захарова, С.Ю.Селивановская, С.К.Зарипова, А.Н.Фәттахова, И.М.Скипина һ.б.).

1970 еллардан башлап генетик токсикология өлкәсендә тикшеренүләр алып барыла: эволюциянең төрле дәрәҗәсендә торган организмнардагы (прокариотлардан башлап, күзәнәк культуралары һәм хайваннарның аерым органнарына кадәр) токсиннар һәм мутагеннарны тиз арада бәяләү өчен тест-системалар тәкъдим ителә. 1990 еллардан эукариот модельләрдә биназаның гено- һәм цитотоксинлык сыйфатлары тикшерелә, in vitro биназасының аерым төр онкогеннар экспрессияләүче рак күзәнәкләренең кайбер линияләренә карата югары цитотоксинлык һәм апоптогенлыкта булуы ачыклана. Биназаның аксым төзелешен өйрәнү бу фермент һәм шеш күзәнәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең нечкә механизмын аңларга мөмкинлек бирә (И.Е.Черепнёва, О.Н.Ильинская).

Татарстанда ветеринария микробиологиясе И.Н.Ланге, Н.Д.Степанов, М.П.Тушнов, Н.П.Руфимский, М.В.Рево, Х.Х.Абдуллин, В.П.Кивалкина, Р.Г.Госманов хезмәтләре белән билгеләнә. Авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы авырулары өйрәнелә, диагноз кую һәм авыруны кисәтүнең махсус чаралары тәкъдим ителә (М.В.Рево, Ш.Х.Харисов, В.С.Сухорецкий, Х.Х.Абдуллин, В.П.Кивалкина), И.Н.Ланге вакцинасы нигезендә түләмәгә каршы вакцина (Казан вакцинасы) уйлап табыла; гистолизатлар аерып алынып, аларның кеше һәм терлекләр организмына тәэсире өйрәнелә (Е.К.Боль, В.В.Никольский, А.П.Тушнов, Н.Р.Руфимский, Х.Х.Абдуллин, Ш.Х.Харисов һ.б.). Бруцеллёз проблемалары өйрәнелеп, бруцеллёзга каршы нәтиҗәле вакциналар тәкъдим ителә (С.К.Салмаков, штамм 82), шулай ук местериоз (О.А.Котылев, АУФ), колибактериозга каршы вакциналар, яңа дезинфекция препаратлары (феносмолин) эшләнә. Авыру тудыручы микроорганизмнарга эфир майлары тәэсире тирәнтен өйрәнелә (Х.Х.Абдуллин, 1950 еллар). В.П.Кивалкина һәм З.Х.Кәримова җитәкчелегендә прополистан ясалган препаратларны тикшерү нәтиҗәсендә аларның иммунитет булдыруга уңай йогынтысы ачыклана; препаратлар медицина һәм вет. практикасына кертелә (С.Г.Покровский, А.А.Барсков, В.А.Балалыкин, Ә.И.Ибраһимова, Э.Л.Бударкова һ.б., 1960–80 еллар). Р.Г.Госманов Ку бизгәге очрагында риккетсиозга диагноз кую юлларын һәм авыруны кисәтү чараларын тәкъдим итә.

1970 елларда Казан университетында авыл хуҗалыгы микробиологиясенә кагылышлы яңа төр тикшеренүләр башлана: үсемлекләрне гөмбә инфекцияләреннән саклый торган препарат — триходермин биопестициды уйлап табыла, аны җитештерү технологиясе эшләнә; үсемлекләрнең туклануын яхшырта һәм кырыс шартларга каршы торучанлыгын арттыра торган киң кулланышлы бактериаль препаратлар булдырыла (Р.А.Сайманова, Н.Г.Захарова, Ф.К.Алимова, С.Ю.Егоров, Н.К.Мочалова). Бу препаратлар Татарстанның «Казанский тепличный», «Майский», «Новая жизнь» теплица хуҗалыкларында кулланыла. 1980 елларның 2 нче яртысыннан Т.В.Багаева җитәкчелегендә сульфат редуцияләүче бактерияләр тикшерелә, беренче буларак, анаэроб бактерияләрнең Desulfovibrio, Desulfotomaculum, Desulfobakterium төрләренә караган чиста культуралары тарафыннан углеводородлар синтезлану һ.б. өйрәнелә. Казан микробиологларының казанышлары Ф.Г.Куприянова-Ашинаның «Экзогенлы дезоксирибонуклеазаларның ДНК синтезына тәэсире, микроорганизмнар күзәнәкләренең үсеше һәм бүленүе» («Влияние экзогенных дезоксирибонуклеаз на синтез ДНК, рост и деление клеток микроорганизмов», 1990), И.Б.Лещинская, В.П.Варламова, Б.М.Куриненконың «Бактерия нуклеазалары» («Нуклеазы бактерий», 1992), С.Ю.Егоровның «Үсемлекләр үсеше регуляторларының — микроорганизмнарның тереклек эшчәнлеген көйләү» («Регуляция жизнедеятельности микроорганизмов — регуляторов роста растений», 2003), Ф.К.Алимованың «Tricho­der­ma / Hypocrea (Fungi, Ascomycetes, Hypocrea­les): таксономия һәм таралыш» («Tricho­der­ma/Hypocrea (Fungi, Ascomycetes, Hypocrea­les): таксономия и распространение», 2005) монографияләрендә бәян ителә.

Шулай ук кара: Казан медицина фәнни мәктәбе, Казан эпидемиология һәм микробиология институты, Казан медицина университеты.

Авторлар — Д.Р.Нуретдинова, Г.Н.Лапшина, О.Н.Ильинская, Р.Г.Исхакова, Ә.И.Ибраһимова