Эчтәлек

Комплекс хасил итүче (үзәк атом, ион) һәм үзәк атомнан баскычлап һәм кайтма бүленергә сәләтле лигандалардан (молекулалар, ионнар) торган координацион (комплекслы) кушылмаларны (КК) өйрәнә. КК кристаллик халәттәге кебек үк, эремәләрдә дә булалар; молекуляр хәлдә мөстәкыйль яшәргә сәләтле гади молекулалардан торучылар кебек тикшерелә алалар. КК турында нигезләнгән төп фәнни тәгълиматны Швейцария галиме А.Вернер кертә, ул КК эремәләренең электр үткәрүчәнлеген өйрәнүләре нигезендә нейтраль молекулаларның металл ионнарына координациясен исбатлый һәм төзелешнең координацион теориясен формалаштыра (1893). А.Вернер тарафыннан тәкъдим ителгән теорияне киңәйтеп, проф. Л.А.Чугаев үзенчәлекле буялган КК хасил булу белән бара торган, никель һәм осмийга сизгер аналитик реакцияләрне ача (1905), органик реагентларның сыйфат һәм микъдар анализларында кулланылу мөмкинлеген күрсәтә, ККны ул химия фәненең мөстәкыйль өлкәсенә аера. А.А.Гринберг — агалтынсыман металларның физик химиясенә нигез салучы — (академик И.И.Черняев белән берлектә) ККда яраштырылган төркемнәрнең бер-берсенә тәэсирен өйрәнә, лигандаларның транс-йогынты эффектына теоретик аңлатма бирә һәм яңа цис-йогынты эффектын таба, ул алга таба профессор Ю.Н.Кукушкин һәм аның шәкертләре тарафыннан җентекләп өйрәнелә.

Казанда координацион химия өлкәсендәге беренче эшләр К.К.Клаус тарафыннан агалтынсыман металларны өйрәнгәндә 1840 елларда үткәрелә. Фундаменталь тикшеренүләр 1942 елда, кафедра мөдире А.А.Гринберг җитәкчелегендә Ленинград технология институтының нәорганик химия кафедрасы Казанга эвакуацияләнгәннән соң башлана. Аның фосфорорганик кушылмалар синтезы белән шөгыльләнүче А.Е.Арбузов белән очрашуы элементорганик лигандалы ККны тикшерү буенча яңа фәнни юнәлешкә нигез була. Бу юнәлешне А.Д.Троицкая җитәкли. Аның тарафыннан (шәкертләре белән берлектә) катализаторлар һәм биологик актив кушылмалар сыйфатында кулланылыш тапкан агалтынсыман металлар комплексы синтезлана.

Киләчәктә органик синтезда эффектив катализаторлар сыйфатында кулланылучы элементорганик лигандалар белән гадәти булмаган дәрәҗәдә оксидлашу нәтиҗәсендә палладий, агалтын һәм родий кушылмалары алына (Н.С.Әхмәтов, В.К.Половняк); кластер тибындагы кушылмалар һәм лигандаларның төрле характерда тоташкан комплекслары структурасын модельләштерү буенча эшләр башкарыла. Эремәләрдә электрохимик ысуллар кулланып комплекслар хасил итү процессларын өйрәнү аналитик һәм нәорганик химиядә электрохимик ысуллар куллануның яңа фәнни юнәлеше үсешенә нигез була (В.Ф.Торопова). Органик, шул исәптән биологик актив лигандалар белән агалтын һәм арадаш металларның электрохимик реакцияләре өйрәнелә; гадәти булмаган оксидлашу халәтендәге металларның арадаш кушылмалары барлыкка килүне дә исәпкә алып, сусыз тирәлектә комплекслар хасил булуның төп закончалыклары билгеләнә (Г.К.Будников, Н.А.Улахович).

1950 елларда эремәләрдә нәорганик һәм координацион кушылмаларны тикшерү өчен ТМР ысулы тәкъдим ителә, ул комплекслы кушылмаларда лигандалар координациясе составын һәм характерын билгеләргә ярдәм итә (А.А.Попель). Сольватлы, лигандалы, протонлы алмашуны исәпкә алып, эремәләрдә комплекс хасил булу шартлары һәм закончалыклары өйрәнелә, бу процессларның механизмнары (Ю.И.Сальников, З.А.Сапрыкова, А.Н.Глебов), шулай ук бинар тирәлекләрдә комплекслар хасил булу һәм сольватлашуны тикшерүнең яңа структур-динамик алымнары тәкъдим ителә (Ф.В.Девятов). Координацион химия закончалыклары һәм кагыйдәләре химия фәненең органик, нәорганик, аналитик, физик тармакларында кулланыла. КК углерод, кислород, водород оксиды, алкен һәм алкин молекулаларын активлаштырырга сәләтле, гомоген һәм каплагыч катализаторлар сыйфатында кулланыла. Арадаш металларның КК нигезендәге катализаторлары югары активлыгы һәм селективлыгы белән аерылалар, классик гетероген катализаторлардан аермалы буларак, йомшаграк шартларда эшләргә ирек бирәләр.

Казан университетында, Казан технология университетында һәм тармак фәнни-тикшеренү институтларында координацион химия проблемлары тирәнтен өйрәнелә.

Әдәбият

Вернер А. Новые воззрения в области неорганической химии. Л., 1936;

Гринберг А.А. Введение в химию комплексных соединений. М., 1966;

Инсцеди Я. Применение комплексов в аналитической химии. М., 1979;

Кукушкин Ю.Н. Реакционная способность координационных соединений. Л., 1987.

Автор — В.К.Половняк