Эчтәлек

Молекулалар конформациясен (төрле фәзаи формаларын) һәм матдәләрнең физик һәм химик үзлекләре белән бәйләнешен өйрәнә. Шул ук вакытта электрон тәэсир итешү турындагы күзаллаулар белән бергә, молекулаларның фәзаи структураларын, реакциягә керү мөмкинлеген һәм физик параметрларын бергә бәйләргә мөмкинлек биргән теоретик органик химияне тәшкил итә. Конформацион анализга голланд химигы Я.Вант-Гофф нигез сала (1874), ул углеродның туендырылган атомының тетраэдрик моделен тәкъдим итә һәм гади бәйләнешләр әйләнәсендә аларны өзмичә генә башка алмаштыргычларның ирекле әйләнүе законын формалаштыра. Соңрак исә барлыкка килгән конформацияләрнең энергетик тигезсезлеге беленә. Теге яки бу конформациянең өстенлеге молекулада барлык тәэсир итешүләрнең (электростатик, электрон, стерик һ.б.) нәзек балансы белән билгеләнә. Кагыйдә буларак, болар — минималь энергиягә ия булган капланмаган (шахматлы) конформацияләр, әмма молекулада бу энергияне түбәнәйтергә сәләтле (водородлы бәйләнеш, иярү, аттрактив һ.б. эффектлар) тәэсир итешүләр булса да, традицион булмаган, шул исәптән капланган конформацияләр булырга мөмкин. Конформацион анализда немец галиме Г.Заксе һәм инглиз химигы Д.Бартонның циклогексан кушылмалары рәтендәге конформацияләр турындагы өйрәнүләре, шулай ук немец химигы Э.Мор, швед химигы В.Прелог, Норвегия физик-химигы О.Хассел, академик Н.С.Зефиров һ.б. хезмәтләре зур әһәмияткә ия.

Заманча конформацион анализга нигез салучы булып Бартон исәпләнә, «Конформацион анализ» терминын да ул кертә (Нобель бүләге, 1969). 1970 елларда дөньяда органик (ОК) һәм элемент­органик (ЭОК) кушылмаларның эксперименталь конформацион анализ интенсив үсә. СССРда фосфор­органик кушылмалар (ФОК) структурасын өйрәнү эшләре 1940 елларда Б.А.Арбузов тарафыннан башлана һәм аның шәкертләре тарафыннан дәвам иттерелә. Берничә күчәрле эчке әйләнүле ОК һәм ЭОК катлаулы молекулаларының конформацион анализ нигезләрен А.Н.Верещагин сала, ул физик ысуллар комплексы — диполь моментлар, Керр эффекты, яки даими электр кырында икеләтә нур сыну (аның тарафыннан Керр константасын билгеләү өчен прибор эшләнә), Коттон–Мутон эффекты, яки магнитик кырда икеләтә нур сыну, Релеевча яктылык таралу, магнитик икеләтә нур сыну парамагнит эффекты (1984 елда С.Г.Вульфсон белән бергәләп ачыла), шулай ук тирбәнешләр, ультрашәмәхә, ТМР һәм фотоэлектрон спектро­скопия, газ электронографиясе ысуллары нигезендә тикшеренүләргә теоретик һәм эксперименталь якын килүне, аларның методологиясен эшли. ОК һәм ЭОК молекуляр структурасын билгеләү өчен кристаллик фазада структур рентген анализы ысулы кулланыла. Төрле класстагы ОК, ФОК һәм ЭОК конформацион анализ буенча тирәнтен өйрәнүләр РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында (Б.А.Арбузов, А.Н.Верещагин, С.Г.Вульфсон, В.А.Наумов, В.Е.Катаев, А.А.Бредихин, Э.Х.Казакова, өлкән фәнни хезмәткәр В.В.Зверев һ.б.), Казан университетында, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтында (Э.А.Ишмаева, И.И.Пацановский, Г.А.Чмутова, Л.К.Юлдашева, Р.П.Аршинова, Е.Н.Климовицкий, Л.М.Катаева һ.б.) үткәрелә. ОК һәм ЭОК конформацион анализда тирбәнешле спектроскопия куллану мөмкинлекләре өйрәнелә (Р.Р.Шаһидуллин, А.Б.Ремизов, В.И.Коваленко, С.А.Кацюба һ.б.). Циклик ОК һәм ЭОК конформацион анализга Й.Ю.Сәмитов зур өлеш кертә, илдә беренчеләрдән булып ТМР-спектрометрларны конструкцияли (1960). Сәмитов һәм аның шәкертләре (А.В.Ильясов, А.В.Аганов, Р.М.Әминова, В.В.Клочков, Ф.Х.Каратаева, Т.А.Зябликова һ.б.) тарафыннан ТМР-спектроскопия, ОК һәм ЭОК конформацион анализда аны куллану буенча нигезләнгән фәнни нәтиҗәләр алына. Квант химиясе һәм исәпләү техникасы ысуллары үсеше конформацион анализ мөмкинлекләрен дә киңәйтә.

Әдәбият

Конформационный анализ. М., 1969;

Конформационный анализ элементоорганических соединений. М., 1983;

Конформационный анализ углеводородов и их производных. М., 1990.

Автор — Э.А.Ишмаева