1880 елның 29 июне, Казан – 1940 елның 31 декабре, шунда ук. 

А.В.Васильевның улы, В.П.Васильевның оныгы.

Казан университетының медицина (1904) һәм тарих-филология (1906) факультетларын тәмамлый, шунда ук эшли, 1918 елдан профессор.

«Күзалланучы» логика гыйлемен формалаштыра. Аристотельчә булмаган яңа логиканың идеясе һәм төзелеше ысуллары беренче тапкыр 1910 елның 18 маенда укылган һәм шул ук елда басылып чыккан «Шәхси фикерләүләр, капма-каршылыклар өчпочмагы, инкарь ителгән дүртенче як законы турында» («О частных суждениях, о треугольнике противоположностей, о законе исключенного четвертого») лекциясендә бәян ителә.

Фикерләүнең традицион Аристотель логикасында кабул ителгән классификациясен тикшереп, Н.Васильев аның төп законнарының универсаль булмавын дәлилли. «Лобачевский ысулы»н кулланып, үзенә күрә аксиома булып кабул ителгән өченче якны инкарь итү һәм каршылыксызлык (каршылык) законнарыннан баш тарта, әлеге законнарга буйсынмаган, кайбер «күзалланган» дөнья шартларында яшәргә мөмкин дип фаразланган логикалар системасын төзи.

Н.Васильев фикеренчә, Аристотель логикасында эмпирик «матди» һәм теоретик «формаль» дәрәҗәләр бербөтен булып кушылган, ә инде өченче якны инкарь итү һәм каршылыксызлык (каршылык) законнары «безнең» дөньяның корылышына, кешенең хисси танып белү табигатенә бәйләнгән эмпирик гомумиләштерү булып тора.

Логикага психологик якын килеп, Н.Васильев «күзалланучы» дөньяда фикер йөртү өчен иң кирәкле төп законнарны (бердәйлек һәм үз-үзен инкарь итмәү законнарын) гына үз эченә алган металогика төшенчәсен куллана.

«Күзалланучы» логикага Васильев яңа фикер йөртү класслары, шуңа тәңгәл рәвештә хакыйкыйлык билгеләмәсен (шул исәптән каршылыклы вазгыятьләрне чагылдыручыларын да), инкарь итүнең яңа төрләрен, «n-үлчәнешле» логика өчен кирәкле махсус законнар кертә.

Н.Васильев – логик системаларның күп төрлелеген беренче булып әйткән һәм формаль системалар төзү юлы белән дәлилләгән галим. Ул классик булмаган параконсистент, күп мәгънәле логика системаларына нигез салучы, интуицион һәм конструктив логика идеясенә җирлек әзерләүче булып исәпләнә.

Н.Васильев шулай ук психология, этика, тарих, әдәбият белеме өлкәләренә караган хезмәтләр яза.

Шагыйрь буларак, ул – символизм тарафдары. Э.Верхарн, О.Суинберн шигырьләрен тәрҗемә итә, әлеге шагыйрьләр иҗатына һәм Н.В.Гоголь әсәрләренә карата әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза.

Николай Васильев. Башка төрле дөнья бар... 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

О частных суждениях, о треугольнике противоположностей, о законе исключённого четвёртого. Казань, 1910.

Воображаемая (неаристотелева) логика // Журнал Министерства народного просвещения. 1912. Ч. 40.

Логический и исторический методы в этике: об этических системах Л.Н.Толстого и В.С.Соловьёва. Казань, [б.г.].

Лекции по психологии. Казань 1914.

Воображаемая логика. М., 1989.

Әдәбият

Бажанов В.А. Н.А.Васильев (1880–1940). М., 1988.

Автор – В.А.Бажанов