Биографиясе

1876 елның 21 июне, Казан – 1950 елның 5 августы, Мәскәү.

1902 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1911 елда, мәгариф министрының реакцион сәясәтенә каршылык йөзеннән, университеттан китә.

1912 елдан С.С.Наметкин – Югары хатын-кызлар курслары, 1919 елдан – 2 нче Мәскәү университеты (1919–1924 елларда ректоры), 1930 елдан – Мәскәү нечкә химик технология институты, 1938 елдан Мәскәү университеты профессоры.

Бер үк вакытта, 1939–1948 елларда – СССР Фәннәр академиясенең Янучан казылмалар институты, 1948 елдан Мәскәү нефть институты директоры. СССР Фәннәр академиясенең Азәрбайҗан филиалы Президиумы рәисе (1940–1943).

Тикшеренүләре

С.С.Наметкин хезмәтләре органик химиягә, нефть химиясенә һәм технологиясенә карый.

Ул төрле класс углеводородларын тикшерә, күп кенә бициклик углеводородларның төзелешен ачыклый. 2 нче төр камфен төркемләнешен (Намёткин яңадан төркемләнеше) ача, камфенның күп кенә саф кушылмаларын синтезлый һәм үзлекләрен өйрәнә.

СССРның төрле чыганакларыннан алына торган нефть һәм табигый газның составын һәм үзлекләрен тикшерә. Нефть продуктларында чиксез углеводородларны билгеләү методикасын, нефтьне күкерттән арындыру юлларын эшли.

Чиксез углеводородларны гидро- һәм дегидрополимерлаштыру каталитик реакциясен ача. Нефтехимик синтезның күп кенә мәсьәләләрен: нефть фракцияләрен каталитик ароматлаштыру, хлорлы кушылмаларны һәм спиртларны нефть углеводородлары нигезендә синтезлау, парафинны альдегидларга һәм спиртларга кадәр турыдан-туры оксидлау, юу чаралары эшләп чыгару һ.б.ны хәл итүдә актив катнаша.

С.С.Наметкин мотор ягулыклары һәм майлау матдәләренең сыйфатын яхшыртучы өстәмәләрне өйрәнә, аларга фәнни-техник классификация бирә; хуш исле матдәләр, үсемлекләрнең үсешен тизләтә торган матдәләрне синтезлау өлкәсендә эшләр алып бара.

СССРда беренче булып, С.С.Наметкин нефть химиясенең системалы курсын әзерли һәм укый, шуның нигезендә «Нефть химиясе» («Химия нефти», 1–2 кисәкләр, М., 1932–1935) монографиясен нәшер итә.

Бүләкләре

С.С.Наметкин – СССР Дәүләт бүләкләре лауреаты (1943, 1949). Ленин ордены, тагын өч орден, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Собрание трудов: в 3 т. М., 1954–1955.

Әдәбият

Сергей Семёнович Намёткин / АН СССР // Материалы к биобиблиографии ученых СССР. Сер. хим. наук. М.–Л., 1946. Вып. 2.

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: биографическая справ. М., 1991.