Биографиясе

1928 елның 12 июле, Актаныш районы Яңа Байсар авылы – 2004 елның 22 июне, Казан, Арча районы Кушлавыч авылында җирләнгән.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1959 ел).

1952– 1990 елларда – СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар әдәбияты тарихына, 1920– 1940 еллар прозасына, К.Нәҗми иҗатына карый.

К.Нәҗми әсәрләрен (т.1-4, 1958– 1960 еллар; т.1-4, 1981– 1984 еллар) басмага әзерләүдә катнаша.

Н.Г.Гыйззәтуллин – «Татар совет әдәбияты тарихы» («История татарской советской литературы», М., 1965 ел), «Күпмилләтле совет әдәбияты тарихы» («История советской многонациональной литературы», т. 2, 4, М., 1971– 1973 еллар), «Татар әдәбияты тарихы» («История татарской литературы», т. 4, 5, 1988– 1989 еллар) фәнни хезмәтләренең аерым бүлекләре авторы.

Хезмәтләре

Кави Нәҗми. Казан, 1957;

Әдәбият белеме сүзлеге / Төз. Н.Гыйззәтуллин. Казан, 1958;

Әдәбият баскычлары. Казан, 1976 (автордаш).

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. Казан, 1986.