Биографиясе

1930 елның 8 марты, БАССРның Дәүләкән районы Тугай авылы – 1997 елның 14 ноябре, Уфа шәһәре.

Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1956 ел).

1960–1962 елларда Балашов авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә үсемлекчелек һәм игенчелек лабораториясе мөдире (Саратов өлкәсе).

1962 елдан Казан педагогика институтында, ботаника кафедрасы мөдире (1964–1966 еллар).

1966 елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы университетында физиология һәм биохимия кафедрасы мөдире, 1988 елдан үсемлекләр селекциясе һәм физиологиясе кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Башкортстанның таулы-урманлы зонасында игенчелек системасын, яшелчә культуралары чәчүлекләрендә чүп үләннәр белән көрәшү ысулларын һәм сызма культураларны үстерү технологиясен эшли, бу ысуллар Урта Идел һәм Уралдагы хуҗалыкларда киң кулланыла.

1970 елда яшелчә культураларын үстерүнең интенсив технологияләрен эшләү һәм биологияне комплекслы өйрәнү буенча Н.Ә.Галиев җитәкчелегендә фәнни юнәлеш барлыкка килә.

Хезмәтләре

О системе земледелия в горнолесной зоне Башкирии // Сельское хозяйство Башкирии. 1957. № 1;

Занятые пары. Саратов, 1962;

Химическая борьба с сорняками. Казань, 1964;

Промышленное выращивание моркови. Уфа, 1985;

Программирование урожая овощных культур. Уфа, 1989;

Овощи, малораспространённые в Башкортостане. Уфа, 1996.