- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1943 ел), профессор (1943 ел)
1906 елның 19 феврале, Ставрополь крае Черкесск шәһәре – 1989 елның 30 марты, Минск.
Белоруссия ССР Фәннәр Академиясе академигы (1966 ел).
1930 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәрендәге уку йортларында эшли.
1937–1939, 1947–1953 елларда Казан университетында, 1947 елдан дифференциаль тигезләмәләр кафедрасы мөдире.
1939–1947 елларда Төньяк Осетия педагогика институтында математик анализ кафедрасы мөдире.
1953–1961 елларда Ростов, 1961–1980 елларда Белоруссия университетларында.
Хезмәтләре комплекс үзгәрешле функцияләр теориясендәге кырый мәсьәләләр өлкәсенә карый.
Ф.Д.Гахов Риманның мәгълүм кырый мәсьәләсен тулысынча һәм нәтиҗәле чишә, төрле класслы функцияләрнең чик мәсьәләләре теориясен төзи, шул мәсьәләләрнең механика һәм математик физиканың сингуляр интеграль тигезләмәләре һәм гамәли мәсьәләләре белән бәйләнешен тикшерә.
Гильберт мәсьәләсе, Риманның матрицалы мәсьәләсе, сызыкча һәм кире кырый мәсьәләләр буенча нигезле нәтиҗәләр ала, соңыннан «Гахов тигезләмәсе» дип аталган чишелүчәнлек шартын чыгара.
Ф.Д.Гаховның «Кырый мәсьәләләр» («Краевые задачи», М., 1977) монографиясе рус, инглиз һәм испан телләрендә берничә тапкыр нәшер ителә.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Краевые задачи аналитических функций и сингулярные интегральные уравнения // Уч. зап. Казан. университета. 1949. Т. 109, кн. 4;
Об обратных краевых задачах // Докл. АН СССР. 1952. Т. 86, № 4;
Уравнения типа свертки. М., 1978 (автордаш).
Фёдор Дмитриевич Гахов (к 70-летию со дня рождения) // Успехи матем. наук. 1976. Т. 31, вып. 4.
Автор – Л.А.Аксентьев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.