Биографиясе

1907 елның 7 марты, Семипалатинск шәһәре – 1987 елның 8 феврале, Алма-Ата шәһәре.

Казакъ педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1934), Кытайда (Голҗа шәһәре) СССР консуллыгы каршындагы урта мәктәптә биология фәнен укыта.

1938–1943 елларда Казакъ университетында; 1943–1986 елларда Казакъ педагогия институтында, 1947 елдан кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы мөдире.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре кеше һәм хайваннар физиологиясен өйрәнүгә карый. Гомуми матдәләр алмашын, биек тау, чүл шартларында йөрәк-кан тамырлары системасындагы функциональ үзгәрешләрне, гемодинамиканы, кан составын һәм оешучанлыгын тикшерә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние климата Казахстана и Киргизии на организм человека. А.-А., 1958.

Об адаптивных реакциях в организме человека в горах // Вестн. АН Казах. ССР. 1979. № 6.