Биографиясе

1874 елның 26 октябре, Воронеж шәһәре – 1942, Омск шәһәре.

Б.Ф.Адлер Мәскәү университетын тәмамлый (1899).

Россия география мәктәбен оештыручы академик Д.Н.Анучин укучысы.

1900–1902 елларда Лейпциг университетында антропогеография фәненә нигез салучы Ф.Ратцель җитәкчелегендә стажировка үтә һәм Гросның этнография музеенда ассистент булып эшли.

1902 елдан Санкт-Петербургта: антропология һәм этнография музеенда Кытай һәм Япония бүлеге мөдире, 1910 елдан Рус музееның этнография бүлегендә җаваплы хезмәткәр.

1911 елдан Б.Ф.Адлер Казан университеты профессоры, 1923 елга кадәр география, этнография һәм антропология кафедрасы мөдире.

Б.Ф.Адлер тәкъдиме белән Казан университетында Археология һәм этнография музее оештырыла (1914), Адлер аның беренче директоры була.

1918 елдан Б.Ф.Адлер – Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте рәисе.

Казанда Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтын ачуда катнаша (1917), этнография факультетында декан (1917–1920).

Танылган укучылары – А.А.Половинкин, С.Н.Лаптев, И.А.Лопатин, С.А.Теплоухов, Н.И.Воробьев.

Б.Ф.Адлер музей эшен оештыруга зур өлеш кертә.

1919 елдан Казан губернасы музее директоры. РСФСР Мәгариф халык комиссариатының музей эшләре, сәнгать һәм борынгы ядкәрләрне саклау буенча Казан губернасы бүлеге рәисе.

Б.Ф.Адлер җитәкчелегендә Казан губернасы музее фәнни яктан үзгәртеп корыла, фондлары күпкә баетыла. 1920 елда Шәрекъ халыклары музее ачыла һәм илдә музейларга багышланган беренче журнал «Казанский музейный вестник» чыга башлый.

Б.Ф.Адлер – РСФСР Мәгариф халык комиссариатының музей эшләре буенча Бөтенроссия коллегиясе советы әгъзасы, Мәскәүдә Бөтенроссия этнография музеен оештыру комиссиясе рәисе.

1920 еллар уртасыннан Б.Ф.Адлер Мәскәүдә яши: Мәскәү университеты, университет каршындагы Антропология институты профессоры. Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышны өйрәнү җәмгыятенең этнография бүлеге җитәкчесе, «Северная Азия» журналы редколлегиясе әгъзасы.

1922 елда музейлар эшчәнлеген өйрәнү өчен Германиядә командировкада була.

Беренче Бөтенроссия музей хезмәткәрләре съездында (1930) Б.Ф.Адлерның Германиядә совет этнографиясенә багышлап басылган мәкаләләре кискен тәнкыйтьләнә.

1933 елда Б.Ф.Адлер кулга алына, 1934 елда төньякка сөргенгә озатыла. 1936 елда яңадан хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә.

Үзгәртеп кору чорында аклана (1990).

Хезмәтләре география, этнография, музейны өйрәнүгә багышлана.

Хезмәтләре

Происхождение и переселение народов с географической точки зрения // Русский антропологический журнал. 1901. Кн. 5.

География в Казанском университете. Казань, 1914.

Областные и местные музеи // Казанский музейный вестник. 1920. № 1/2.

Коллекция Сиклера // Казанский музейный вестник. 1922. № 2.

От наготы до обильных одежд. Берлин, 1923.

Этнографический музей в столице Советского Союза. Берлин, 1925.

Әдәбият

Кротов П.И. Б.Ф.Адлер и его ученые труды по географии и этнографии. Казань, 1911.

Зорин Н.В. Забытое имя // Татарстан. 1993. № 4.

Зорин Н.В. Профессор Бруно Фридрихович Адлер как музеевед // История вузовских музеев страны. Музей и личность. Сыктывкар, 1994.

Решетов А.М. Репрессированная этнография // Кунсткамера: Этнографические тетради. СПб., 1994. Вып. 4.

Бусыгин Е.П., Зорин Н.В. Этнография в Казанском университете. Казань, 2002.

Российская музейная энциклопедия. М., 2001. Т. 1.

Автор – Н.В.Зорин