Биографиясе

1953 елның 10 апрелендә Казанда туган.

1975 елда Казан университетын тәмамлый, 1978 елдан шунда ук эшли.

1998 елдан теоретик кибернетика кафедрасы, бер үк вакытта 1995 елдан Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының информатика бүлеге мөдире, профессор (1996).

2006 елдан Казан университеты һәм ТР Фәннәр Академиясе каршындагы «Квант информатикасы» тикшеренү үзәге директоры.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре хисаплау һәм алгоритмнарның катлаулылык теориясенә карый. Ихтималый сәбәпләре тәгаен билгеле булмаган яки билгеле булган хисаплау модельләренең чагыштырмача катлаулылыгын тикшерә.

Бинар программаларның ихтималый модельләрен кертеп җибәрә һәм катлаулылыкны күпкә киметү мөмкинлеген исбатлый. Очраклылыкның әһәмиятен һәм аның хисаплау катлаулылыгын гадиләштерүдәге ролен ачыклый.

Ф.М.Аблаев җитәкчелегендә исәпләүләрдә классик һәм квантлы модельләрнең чагыштырмача мөмкинлекләре өлкәсендә тикшеренүләр үткәрелә, квантлы бинар программа төшенчәсе кертелә, классик детерминияләнгән, ихтималый һәм квантлы тармакланган программа һәм автоматларның чагыштырма катлаулылыгы турында нәтиҗәләр алына.

Хезмәтләр

Влияние степени изолированности точки сечения на число состояний вероятностного автомата // Математические заметки. 1988. Т.44, вып.3.

Lower bounds for one-way probabilistic communication complexity and their application to space complexity // Theoretical Computer Science. 1996. V.157.

О сложности классических и квантовых моделей вычислений // Математические вопросы кибернетики. 2004. Вып.3.