Биографиясе

1949 елның 12 октябрендә Мамадыш районы Баскан авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1973).

1976 елдан Алабуга педагогия институтында укыта. 1990 елдан Чаллы педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында, 1992–1994 елларда филология факультеты деканы, 1999 елдан – профессор.

Фәнни иҗаты

Татар теленең стилистикасы, фигыль формалары лингвометодикасы һәм сөйләм культурасы өлкәләрендә тикшеренүләр алып бара.

Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр авторы.

Хезмәтләр

Стилистика һәм сөйләм культурасы. Чаллы, 1997.

Риторика һәм интонация. Чаллы, 1999.

Алфавитка бәйле орфоэпия һәм орфография мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2006.

Семантика и стилистика временных форм татарского глагола. Наб. Челны, 2002.

Әдәбият

Зарипова К. Сүз һәм моң: сөйләм аһәңенә ирешер өчен // Мәдәни җомга. 1999. 29 октябрь.