Эчтәлек

1832 елда Казан университетында Сәед Мөхәммәд Ризаның «Әс-сөб әс-Сәйәр, яки Миңлегәрәй I ханнан алып Миңлегәрәй II ханга кадәрге (ягъни 871 елдан (1466) 1150 (1737) елга кадәр Кырым ханнары тарихы турындагы Җиде планета» исемле XVIII йөз кулъязмасы нигезендә басылган.

Кулъязманы Казан университеты адъюнкты И.И.Хәлфин бер Казан мулласыннан ала. Ә ул муллага аны 1824 елда Мәккәгә хаҗ кылырга баручы бохаралы бирә. Гомеренең ахырында Хәлфин университет җитәкчеләренә әлеге һәм тагын ике Шәрекъ кулъязмасын сатып алырга тәкъдим итә.

Шәрекъ әсәрләре цензоры профессор Ф.И.Эрдман сүзләренә караганда, элек Шәрекъне өйрәнүче чит ил галимнәре бу кулъязманы Бакчасарайда «бик югары бәягә дә» сатып ала алмаганнар. Казан уку-укыту округы башлыгы М.Н.Мусин-Пушкин үтенече белән Россия мәгариф министры аны бастырырга 1,5 мең сум акча бүлеп бирә. Университет ректоры Н.И.Лобачевский җитәкчелегендә «Кырым ханнары тарихын бастыру» комитеты оеша.

Профессор А.К.Казимбәк, кулъязмадагы мәгълүматларны Казандагы шәхси китапханәләрдә булган башка чыганаклар белән чагыштырып-тикшереп, зур фәнни эш башкара. Аерым мәсьәләләрдә мөфти һәм ахуннар белән дә киңәшә. Китапның керешендә ул: «Кырым ханнары тарихы» Россия, Төркия, Польша һәм Германиягә катнашы булган маҗаралы вакыйгаларга ия, ул гыйлем дөньясына зур файда китерәчәк», — ди. Университет басмаханәсе җитәкчесе Мәскәү һәм Санкт-Петербургка махсус басмаханә кирәк-яраклары алырга командировкага җибәрелә. Наширләр китапның беренче битен бизәүгә зур тырышлык куялар. Китапны кәгазь табакның 1/4 өлешенә, европача (алга чыгып торган капкачлы) алтын белән басып төшерелгән төрле геометрик һәм үсемлекләр орнаменты белән бизәлгән рамкалы ачык коңгырт төстәге күн тышлыкта нәшер итәләр. Төрки кулъязманың тексты башланган беренче титул бите Шәрекъ стиле үрнәгендә ясалган. Китапның тиражы 430 данә.

Кулъязма 1466 елдан алып 1737 елга кадәрге чорны үз эченә ала. Стиленә караганда, аның авторы — Риза — төрек кешесе булырга охшаган яки Төркиядә тәрбияләнгән дигән фикер дә бар. Ул үзенең әсәрен «Җиде планета» дип исемләгән. «Җиде планета» — Кырым тәхетенең иң куәтле җиде ханы. Алар — Миңлегәрәй I, Сәхибгәрәй, Дәүләтгәрәй, Баһадиргәрәй, Хаҗи Сәлимгәрәй, Миңлегәрәй II һәм, һичшиксез, кулъязмада исеме кызыл кара белән билгеләнмәсә дә, 20 ел идарә иткән Газигәрәй. Сәед Риза кулъязмасының Казанда нәшер ителүе нәтиҗәсендә, Казан шәркыятьчелек гыйлеме дөнья фәне үсешендә күренекле урын били. 1829 елда Лондонда Казимбәк Бөекбритания һәм Ирландия корольлеге Азия җәмгыятенә әгъза итеп сайлана. Китап басылганнан соң да, Казимбәк андагы мәгълүматларны өйрәнә. Аның нәтиҗәсе булып, 1835 елда «Төрле язучылардан «Җиде планета» тарихына кагылышлы чагыштырма өземтәләр» дигән мәкалә басылып чыга. Казимбәк мәкаләләре фән өлкәсендә үз урынын ала, шул ук елның ахырында ул Петербург ФА мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

«Кырым ханнары тарихы» бары тик Казан университеты һәм Британия (Лондон) музей китапханәләрендә, акад. Х.М.Френдагы нөсхәсе Азия музее китапханәсе коллекциясендә (хәзерге РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Петербург филиалы) саклана. Сәед Риза кулъязмалары күчермәләренең Истанбулдагы Баязид Паша, солтан Әбделхәмид һәм Санкт-Петербургтагы Италинский китапханәләрендә булуы мәгълүм.

Әдәбият   

Казем-Бек А.К. Предисловие к Ризовой истории крымских ханов, написанное г. Казем-Беком // Казан. вестн. 1831. Кн. 1;

Парамонова Н.Б. О публикации рукописи Сейида Ризы «История крымских ханов» // Книга в России XI–XX вв.: Сб. науч. трудов. СПб., 2004. Вып. 21. С. 140–147.

Автор — Г.С.Сабирҗанов