Эчтәлек

Алабуга шәһәренең көньяк-көнбатыш чигендә Тойма елгасы (Каманың уң кушылдыгы) ярында урнашкан.

Беренче тапкыр 1767 елда Троица монастыре монахлары, 1769 елда Н.П.Рычков тарафыннан тасвирлана. Археологик тикшеренүләр XIX йөздән алып барыла (Ф.И.Эрдман, Н.Н.Кафтанников, К.И.Невоструев, В.Ф.Генинг, Т.А.Хлебникова, С.В.Кузьминых һ.б.). 1888 елда А.А.Спицын, 1981 елда М.М.Кавиев, 1991–1992 елларда К.И.Корепанов, 1993 елда А.Х.Халиков һәм башкалар казу эшләре алып бара.

Шәһәрлек мәйданы 30 мең м² тирәсе, елга тигезлегеннән 52-60 м га күтәрелгән биек борында урнашкан. Кыр ягыннан 3 рәт булып сузылган таш-туфрак өемнәре һәм тирән канаулар белән ныгытылган. Алабуга шәһәрлеге мәйданының көнбатыш ягында болгарлар заманыннан калган таш манара урнашкан («Шайтан каласы» манарасы).

Казу эшләре барышында биредә Ананьино, Пьянобор, Азелино, Имәнкискә, Болгар һәм башка археологик культуралар катламнары табыла. Табылдыкларның төп өлеше болгарлар яшәгән дәвергә карый. Археологлар тарафыннан почмаклары түгәрәк, диварлары ярым түгәрәк манаралар (диаметрлары 5м) белән ныгытылганквадрат формасындагы (21х21м), ак таштан төзелгән бина калдыклары тикшерелә. Казу эшләре барышында Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм соңгырак дәверләргә нисбәтле көнкүреш һәм сәүдә кирәк-яраклары, кораллар, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, Җучи акчалары һәм башкалар табыла.

Алабуга шәһәрлегенең төньяк-көнбатыш читендә һөнәрчелек бистәсе урнашкан була. Шәһәрлек белән бистә, Кама буйлап узган сәүдә юлында төзелеп, Көнчыгыш Кама алдының сәүдә һәм хәрби-административ үзәге булган, аның аша болгар әмиренең хакимлеге күршедәге фин-угыр кабиләләре даирәсенә таралган дип фаразлана.

Әдәбият

Шишкин И.В. История города Елабуги. М., 1871;

Древняя Алабуга. Елабуга, 2000.

Авторлар – А.З.Нигамаев, Ф.Ш.Хуҗин