- РУС
- ТАТ
корылмалар төзелергә тиешле грунтлар үзенчәлекләрен һәм аларда бара торган үзгәрешләрне өйрәнүче фән
Грунт белеме, инженерлык геодинамикасы, региональ һәм диңгез инженерлык геологиясенә бүленә. Гамәли бүлекләре: шәһәр һәм шәһәр агломерацияләре инженерлык геологиясе, файдалы казылма чыганаклары, мелиорация инженерлык геологиясе. һ.б. Геология, физика, механика, география, башка фәннәрнең казанышларын һәм алымнарын куллана, гидрогеология һәм туңлык белеме белән тыгыз бәйләнештә.
Иң зур тикшеренүләр АКШ (К.Терцаги, Р.Пек һ.б.), Бөекбритания (А.Скематон), Франция (Ж.Талобр) һ.б. илләрдә үткәрелгән. Россиядә XIX йөз ахырында инженерлык-геологик эшләр башлангач (тимер юллар төзелеше белән бәйле) барлыкка килә. Аларда геологлар А.П.Карпинский, В.А.Обручев һ.б. катнаша. Мөстәкыйль фән буларак 1920 елларда оеша. Ф.П.Саваренский, М.М.Филатов һ.б. галимнәр тарафыннан төп хезмәтләр языла. 1964 елда инженерлык геологиясенең Халыкара ассоциациясе оеша. РФдә инженерлык-геологик эзләнүләрне РФАнең инженерлык геологиясе һәм гидрогеология буенча Фәнни советы координацияли.
Татарстанда инженерлык геологиясе үсешенә зур өлеш кертүчеләр: М.С.Кавиев, Б.М.Йосыпов, С.Г.Каштанов, Е.Ф.Станкевич, Е.И.Краев, Е.И.Синявский һ.б. Алар тарафыннан карст упкыннары барлыкка килүнең суффозиональ теориясе, инженерлык-геологик эзләнүләр методикасы эшләнә; экзогеодинамик процессларның гомуми үсеш закончалыклары, грунтларның физик-механик үзенчәлекләре, корылмаларның торышына йогынты ясаучы мөһим факторлар (чыдамлык, тотрыклылык һ.б.) ачыклана.
Инженерлык геологиясе буенча эзләнүләр Казан университетында, Казан архитектура-төзелеш университетында, Казан төзүчелек эзләнүләре институтында, «Татсельхозстрой», «Казметрострой» трестларында һ.б. оешмаларда алып барыла. Инженерлык-геологик эзләнүләрнең (картага төшерүләрнең) нәтиҗәсе буенча конкрет территориядә төзү өчен инженерлык-геологик шартларны тасвирлаучы карталар төзелә һәм уңай (Көнбатыш Идел алды һәм Көнбатыш Кама алдының су белән бүленгән өлешләре), шартлы-уңай (ТР территориясенең күпчелек өлеше), уңай булмаган (барлык елга үзәннәре) һәм бөтенләй уңай булмаган (Идел елгасының уңъяк яр буендагы төп текә битләр) районнарга бүленә.
Экзоген геологик процесслар мониторингын, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагыч ярларының үзләштерелүен, шуышма һәм ерым эрозияләрен режимлы күзәтүне «Татарстангеология» предприятиесе каршындагы махсус үзәк үткәрә.
Автор — Е.И.Синявский
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.