- РУС
- ТАТ
хисаплау техникасы, бирелгән мәгълүматны саклау һәм элемтә линияләре, телевидение ярдәмендә тапшыру белән бәйле аспектларны үз эченә алган төшенчә
Мәгълүмат технологияләре социаль бурычларны хәл итү, оборона сәләтен ныгыту, җитештерүне, чимал һәм материалларны читкә чыгаруны оптимальләштерү өчен дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле фәнни продукция булдыруга ярдәм итә. Технологик җиһазны яңарту компьютерлаштыруның эшләнмә яшәешенең барлык этапларында (уйлап табу, инженер анализы, эшләп чыгару һәм контрольдә тоту, гамәли куллану, төзәтү, модернизация һәм үтилләштерү) аның тулы электрон билгеләмәсен (EPD — Electronic Product Definition) тәэмин итүче барлык программа һәм аппарат чараларын гамәлгә кертү белән бергә бара.
Компьютерлаштыруның программалы чаралары: проектлау өчен (CAD — Computer Aided), эшләп чыгару (CAM — Computer Aided Manufacturing), контрольдә тоту өчен (CAC — Computer Aided Control). Бер үк яки төрле географик территорияләрдә эшләүче белгечләрнең үзара аралашуы җитештерү мәгълүматы белән программалы идарә итү чаралары (PDM — Production Data Management) ярдәмендә тормышка ашырыла. Эшләнмәләрне җитештерүдә һәм алардан файдалануны тәэмин итүдә катнашучы предприятие ләрнең килешенеп эшләве эшләнмәнең эшләү чорында Интернет алымнар, ягъни Web-технологияләр кулланып өзлексез мәгълүмат алышу формасында тормышка ашырыла (CALS — Continuous Acquisition and Life Cycle Support). Предприятие ресурслары (финанс һәм материаллар бухгалтериясе, планлаштыру, тәэминат, персонал, сыйфат системасы, складлар һ.б.) белән идарә итү өчен ресурслар белән идарә итүче программа чаралары (ERP — Enterprise Resource Planning) кулланыла. Web — технологияләр файдаланылган очракта, ERP программаларын географик торышына бәйсез рәвештә аралашучы предприятие ләр дә куллана алалар. Фәнни дәрәҗәсе югары булган эшләнмәләрнең эш циклын мәгълүматлаштыруның корпоротив системаларын формалаштыруга CAD, CAE, CAM, PDM, ERP программа чараларын комплекслы куллану ярдәмендә ирешелә.
Компьютерлаштыруның аппарат чаралары: программа чаралары куелган компьютерлар; эш урыннарының күмәк челтәрен формалаштыру өчен кирәкле челтәр җайланмалары; текстлы яки график мәгълүматны кәгазьгә яки башка җайланмага чыгару җайланмалары. Татарстанда мәгълүмат технологияләре 1960 еллардан башлап үсеш алган (Р.Г.Бохараев, Ю.В.Кожевников һ.б.). Казан университетында теоретик механика кафедрасы (мөдире Ю.Г.Коноплёв) хезмәткәрләре тырышлыгы белән фәнни һәм укыту практикасында инженер анализының программа чаралары кулланыла. Казан техник университетында машиналар төзелешендә мәгълүмат технологияләре кафедрасы (мөдире И.Х.Сәетов) оештырыла. Машиналар төзелешенең мәгълүмат технологияләре «КамАЗ», «Казан вертолётлар заводы», «Казан моторлар төзү ҖБ», Казан авиация ҖБ, Казанның «Союз» тәҗрибә-конструкторлык бюросы АҖләрендә һ.б.да гамәлгә кертелгән (1990 еллар). Ту-214, Ту-324 самолётларын, АИ-22 турбореактив моторын һәм НК-38СТ газтурбиналы күчергечле моторын җитештерүне үзләштергәндә, «Ансат» һәм «Актай» вертолётларын төзегәндә мәгълүмат технологияләренең заманча алымнары кулланыла. «Татнефть» һәм «Казаноргсинтез» АҖ предприятие ләрендә ERP программа чаралары кертелгән. Компьютерлаштыруның программа һәм аппарат чараларын тәкъдим итүләр һәм семинарлар Сәүдә-сәнәгать палатасында, Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында, РФА КГҮдә, ТРның югары уку йортларында һәм сәнәгать предприятие ләрендә үткәрелә.
Беспалов В., Клишин В., Краюшкин В. Развитие системы PDM: вчера, сегодня, завтра ... // САПР и графика. 2000. № 11;
Гальперин Д.М. Корпоративная система информационных технологий жизненного цикла наукоёмких изделий // Вестн. Казан. техн. университета. 2003. № 2;
Синклер А. Большой толковый словарь компьютерных терминов. М., 1998.
Автор — Д.М.Гальперин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.