Эчтәлек

Җир асты сулары турындагы фән. Аларның составын, үзенчәлекләрен, килеп чыгышларын, таралу һәм хәрәкәт закончалыкларын, режимнары үзгәрүне, тау токымнары белән үзара бәйлелекләрен һәм аларда очрый торган файдалы казылмаларны өйрәнә. Минералогия, петрография, литология, динамик геология, геофизика (гидрогеотермия), геохимия (гидрогеохимия), инженерлык геологиясе һәм геологиянең башка тармакларына һәм, шулай ук география (климатология, метеорология, гидрография һ.б.), гидрология, биология, экология, тау эшләре (шахта һәм рудник гидрогеологиясе) һәм башка фәннәр белән бәйле.

Җир асты сулары турындагы беренче мәгълүматлар борынгы заманнардан ук билгеле: безнең эрага кадәр 1700 елда Каһирәдә 100 м чамасы тирәнлектә кое казыла, безнең эрага кадәр 1200 елда Палестинада су өчен туннель казу эшләрен башлыйлар һ.б.

Татарстан территориясендә беренче гидротехник корылмалар борынгы Биләрдә төзелгән була, ә Болгарда яндырылган балчыктан ясалган торбалар табыла.

1874 елда Пановка (Биектау районы) чишмәләреннән суны Казанга җибәрүче суүткәргеч ачыла.

XX йөз башында Әки, Царицыно һәм башка авыллар янында су скважиналары бораулана, 1908 елда Иж минераль суларының шифалы булуы ачыклана (П.Л.Драверт).

1912 елда, ихтыяҗларны канәгатьләндерү максатыннан, Казанга төрле чыганаклардан тәүлегенә 350-400 мең чиләк су бирелә.

Революция алдыннан Казан губернасында 17 ел дәверендә Спас, Лаеш һәм Чистай өязләрендә 30 лап су скважинасы, 1920–1940 елларда елына 40 лап, 1950 елларда – 140 скважина бораулана.

XX йөз ахырында Татарстан Респубикасы предприятиеләренә һәм халыкка бирелгән җир асты һәм җир өсте чыганаклары суларының күләме 600-670 мең м3 тәшкил итә.

Татарстан Респубикасы территориясендә җир асты суларын 1860 нчы еллардан Казан университеты галимнәре (Н.А.Головкинский, А.А.Штукенберг, А.В.Нечаев, П.И.Кротов, М.Э.Ноинский һ.б.) өйрәнә.

1920 елларда гидрогеологик мәйданнарны планга төшерү (В.А.Чердынцев, А.Н.Розенов һ.б.), минераль суларны тикшерү (П.Л.Драверт, А.А.Аносов, М.Г.Солодухо һ.б.), Идел һәм Кама елгаларында ГЭСлар проектлауга бәйле булган гидрогеологик эзләнү (В.В.Батыр, А.В.Миртова, С.Г.Каштанов, Е.Ф.Станкевич, М.С.Кавиев, Н.Н.Нелидов, М.Н.Соколов һ.б.) эшләре алып барыла.

П.Л.Шатилов тарафыннан Татарстанның гидрогеологик картасы төзелә.

В.А.Сулин, А.В.Ронов, А.И.Азизов, Е.И.Синявский, М.Е.Королёв, И.Х.Кавиев, К.Н.Доронкин һ.б. нефть проблемалары белән шөгыльләнә.

1950 елларда Казан университетында, СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Геология институтында, Татарстан нефть институтында, «Нефтегазоразведка», «Татколхозпроект», инженерлык-төзү эзләнүләре трестларында махсус гидрогеологик бүлекләр төзелә, «Промбурвод», «Татводоканал» трестлары, Казан гидрогеология участогы һәм башкалар оештырыла.

Нефть ятмаларыннан файдалану белән бәйләнгән күзәтү скважиналары челтәре төзелә, җир асты сулары запасын барлау үткәрелә, аларны пычранудан һәм бетүдән саклау буенча тикшеренүләр алып барыла. Нефть һәм битум чыганакларындагы җир асты суларының составы һәм үзгәрүе өйрәнелә. Җир асты суларын табу буенча эзләнү эшләре алып барыла. 1989 елдан җир асты суларын мониторинглау оештырыла.

Татарстан Респубикасының 1:500000 һәм Казанның 1:50000 масштаблы гидрогеологик карталары һәм су кадастры төзелә. Казан университеты хезмәткәрләре (С.Г.Каштанов, Н.Н.Нелидов, М.Н.Соколов, О.Н.Малышева һ.б.), «Татарстангеология» (Т.С.Васильев, Н.В.Полякова һ.б.), Татарстан геологик-разведка идарәсе (Ю.П.Бубнов, О.В.Кузнецов, В.М.Федотов һ.б.), ТатНИПИнефть (Б.В.Анисимов, В.Г.Герасимов, К.Н.Доронкин, А.С.Пухов һ.б.), ЦНИИгеолнеруд (Е.Ф.Станкевич, Ю.В.Баталин, Б.С.Касыймов һ.б.), «Казводхоз», «Татбурвод», «Татгидропроект», «Таткурорт» һәм башкалар тарафыннан экологик-гидрогеологик планга төшерү эшләре башкарыла.

ЦНИИгеолнеруд галимнәре 1990 елларда Чернобыль АЭСы районында махсус гидрогеологик эзләнүләр үткәрә һәм (А.И.Азизов, В.А.Копейкин, В.М.Федотов) дәүләт бүләкләренә лаек була.

Әдәбият

Подземные воды Татарии. Казань, 1987.

Авторлар – М.Е.Королёв, В.М.Федотов