Фәнни яктан поляк галиме Н.Коперник хезмәтләрендә («Күк җисемнәренең әйләнүе турында», 1543 ел) нигезләнә. Аларда Җирнең хәрәкәтсез торуы хакындагы тәгълимат инкарь ителә, Җирнең һәм башка планеталарның шушы планеталар системасы үзәге булган Кояш тирәсендә әйләнүләре дәлилләнә.

Н.Коперникның эшен дәвам иттерүчеләрнең берсе – Италия философы Дж. Бруно Галәмнең чиксезлеге һәм анда Кояш системасына охшаш дөньяларның чиксез күп булуы турында нәтиҗә ясый.

Төгәл табигыять фәннәренә нигез салучыларның берсе – Италия галиме Галилео Галилей ясаган ачышлар гелиоцентризмны физика һәм философия күзлегеннән дәлилли.

Күк җисемнәренең Кояш тирәли хәрәкәте турындагы фикерләр борынгы заманнарда ук, шул исәптән төрки-татар фикер ияләре арасында да яшәп килгән.

Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасында (XIV йөз) Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүе шигъри формада белдерелә.

Гелиоцентризмның фәнни нигезләмәләре Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Ш.Күлтәси һәм башка хезмәтләрендә китерелә.