Эчтәлек

1868 елда Н.А.Виноградов башлангычы белән Казан табиблар җәмгыяте буларак оештырыла. Аны оештыруда һәм эшендә  Е.Ф.Аристов, А.В.Адамюк, Г.И.Блосфельд, Н.И.Боголюбов, М.Ф.Болдырев һәм башкалар (барлыгы 34 кеше) актив катнаша.

Җәмгыятьнең максатлары: медицина теориясе һәм гамәле мәсьәләләрен фәнни эшләүгә булышлык итү, медицина фәне казанышларын пропагандалау, гигиена белемнәрен тарату, һөнәри квалификацияне күтәрү һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыруга булышлык итү. 1877 елда Устав кабул ителә, 1921 елда яңа Устав кертелә.

Җәмгыять земство һәм җәмәгать медицинасының идея үзәкләренең берсе була, профилактик медицинаны үстерүгә, медицина белемнәрен таратуга, халыкны сәламәтләндерүгә ярдәм итә. Даими санитар комиссия булдырыла (рәисе А.В.Петров), ул эпидемик һәм социаль авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшне оештыру мәсьәләләрен, медицина статистикасы методларын  (П.А.Песков) эшли.

Казан табиблары эшләгән “Авырулар турында мәгълүматлар программасы” 1872 елда Мәскәүдә Рус табиблары җәмгыяте тарафыннан да кабул ителә. Җәмгыять әгъзалары гигиена буенча тикшеренү алымнарының беренче кулланмалары авторлары булалар (А.Я.Щербаков, И.П.Скворцов, И.И.Канонников, В.Д.Орлов).

1870 елда – “Казан Император университеты каршындагы Табиблар җәмгыяте утырышлары протоколлары”, 1871 елда – “Казан Император университеты каршындагы Табиблар җәмгыяте хезмәтләре” (вакыт-вакыт чыга), 1872 елдан “Казан Император университеты каршындагы Табиблар җәмгыяте көндәлеге” (1901 елдан – “Казан медицина журналы”) бастырыла.

1871 елда Табиблар җәмгыяте составында физик тәрбия бүлеге оештырыла. 1875 елда Казандагы Җәмгыять сәяси мотивлар буенча ябыла (актив социаль юнәлештәге эшчәнлек өчен). Табиблар җәмгыяте 1877 елда Казан университеты каршында яңадан эшли башлый (рәисе К.А.Арнштейн), 1879 елда аның составында 62 кеше була. Җәмгыять табиблары чәчәк салуда (1882), әледән-әле кабатланып тора торган бизгәк авыруына (1891), холерага (1892 елдан), Вятка губернасында түләмә эпидемиясенә, трахома авыруына каршы көрәштә актив катнашалар. XX йөз башында Табиблар җәмгыяте гамәли мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша, шул исәптән земство медицинасы (Н.И.Тезяков, И.М.Львов, И.М.Иорданский), табиблар өчен университетта “кабатлау курсларын” оештыру (В.П.Первушин, 1908), Балалар үлеменә каршы көрәш өчен җәмгыятьләр (1909), Казанда шәһәр медицина-санитар хезмәтләре (1912 елдан), эшчеләргә табиб ярдәме күрсәтү (1913 елдан) һәм башкалар.

1902 елда П.М.Дмитриевский башлангычы белән Тиз медицина ярдәме күрсәтү өчен табиблар җәмгыяте булдырыла (1902–05 һәм 1912–1914). 1910 елда Табиблар җәмгыятендә Россия терапевтларының 1 нче съезды уздырыла, анда халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышалар. 1918–1920 елларда табиб ярдәмчеләре өчен көчле йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча курслар эше оештырыла; Җәмгыять әгъзалары “Туберкулёзга каршы көрәш лигалары”, “Венерик авыруларга каршы көрәш лигалары” эшчәнлегендә катнашалар, беренче диспансер учреждениеләрне оештыручылар булалар, эшчеләр һәм кызылармиячеләр арасында санитар-агарту эшләрен уздыралар (В.М.Аристовский, Н.Ф.Высоцкий). 1921 елдан Табиблар җәмгыяте эшчәнлеге нигезенә профилактик юнәлеш керә; 1923 елда Казанда Санитар агарту йорты ачыла. Җәмгыять составында микробиологлар, эпидемиологлар, инфекционистлар һәм паразитологлар (1919), стоматологлар (1921), акушер-гинекологлар (1923), офтальмологлар (1924), венерологлар (1925), гигиенистлар (1926), оториноларингологлар (1927), педиатрлар, рентгенологлар һәм радиологлар (1928) секцияләре оештырыла.

1931 елда Табиблар җәмгыяте ТАССР төбәк фәнни-медицина ассоциациясе итеп үзгәртелә, ул Казанның барлык медицина җәмгыятьләрен берләштерә.

Шулай ук кара Казанда Фәнни медицина җәмгыятьләре.

Табиблар җәмгыяте рәисләре: Н.А.Виноградов (1868–1869), А.В.Петров (1870–1875, 1881–1884), К.А.Арнштейн (1877–1879), М.Ф.Субботин (1885, 1887), Л.Л.Лёвшин (1886), А.Я.Щербаков (1887–1889), И.А.Засецкий (1889–1892), М.Я.Капустин (1892–1896), И.Н.Феноменов (1896–1899), Л.О.Даркшевич (1900–), А.Н.Казем-Бек (1903–1907), Ф.Я.Чистович (1910–1913), Н.А.Миславский (1914–1918), В.П.Первушин (1918), Н.М.Чебоксаров (1919–1921, 1924–1925), В.С.Груздев (1921–1924), В.М.Аристовский (1926–1928).

Әдәбият

Груздев В.С. Отчёт о деятельности Общества врачей при Казанском университете в 1921 году и взгляд на его задачи в будущем // Казан. мед. журн. 1928. № 1;

Жучкова Н.И. Казанское общество врачей и его место в общественной медицине России: Дис. ... К., 1969.

Авторлар – А.С.Созинов, Р.Г.Исхакова