Грекчадан botan – үсемлекләргә бәйле, үлән, үсемлек.

Фәннең үсемлекләр морфологиясен, анатомия, систематика, экологиясен, флористика, палеоботаника, геоботаника һ.б. тармакларын берләштерә.

Тарихы

Ашарга яраклы һәм дару үсемлекләре турында мәгълүмат тупланган беренче ботаник текстлар безнең эрага кадәр 3 меңьеллык ахырында барлыкка килгән (Шумер, Вавилон, Ассирия, Мисыр, Кытай).

Ботаниканың үсеш алуы Аристотель һәм Теофраст (аны «ботаниканың атасы» дип йөртәләр) хезмәтләреннән башлана.

Ботаника үсемлекләр турындагы белемнәрнең төзек системасы буларак XVIII йөздә (башлыча, К.Линней хезмәтләрендә) формалаша. Россиядә дә ботаника фәне шул вакыттан актив үсеш ала.

Казан галимнәренең өлеше

Ботаника фәне үсешендә Казан университеты галимнәренең дә өлеше бар. 1804–1835 елларда К.Ф.Фукс, В.И.Тимьянский, Э.А.Эверсман ботаника курсыннан лекцияләр укыйлар. 1806 елда университетта Ботаника бакчасы оештырылу К.Ф.Фукс исеме белән бәйле.

1836 елда ботаника кабинеты һәм гербарийга (Ботаника музее) нигез салучы профессор П.Я.Корнух-Троцкий җитәкчелегендә ботаника кафедрасы оештырыла. Шул вакыттан Казан губернасы флорасын өйрәнү эшләре башланып китә.

1860 еллар ахырыннан Идел-Кама төбәгендә һәм Россиянең башка регионнарында флористика һәм туфрак-геоботаника өлкәсендә тикшеренүләр үткәрелә башлый, Казан геоботаника фәнни мәктәбе оеша һәм үсеш ала (Н.Ф.Леваковский, П.Н.Крылов, С.И.Коржинский, А.Я.Гордягин).

1930 еллар ахырыннан В.И.Баранов җитәкчелегендә палеоботаника юнәлеше формалаша. Аның шәкертләре (Л.М.Ятайкин, К.В.Николаева, В.Т.Шаландина) тарафыннан үсемлекләрнең казылма серкәләрен өйрәнү буенча күп кенә тикшеренүләр уздырыла.

В.И.Баранов, М.В.Марков, В.С.Порфирьев СССРның палеоген-неоген һәм антропоген флорасын һәм үсемлекләр дөньясын, болын, сазлык һәм урман үсемлекләре бергәлекләренең структурасын, Н.П.Арискина мүкләрне өйрәнүгә өлеш кертә.

1940–1950 елларда Татарстан территориясендә фитопатологик тикшеренүләр үткәрелә (Н.П.Арискина), үсемлекләрнең җенси һәм җенессез үрчү процессларын өйрәнүче эмбриологик фәнни юнәлеш формалаша (Н.Г.Афанасьева, А.Г.Смирнов). 1950 еллардан вегетатив таралышлы (аеруча озын тамырчалы) үсемлекләр морфологиясен, экологиясен һәм аларның бергәлекләрдәге ролен ачыклау буенча тикшеренүләр алып барыла. Үсемлекләрнең вегетатив үрчүенең экологиясе өйрәнелә, озын тамырчалы һәм шуышма үсемлекләр таралышының нигездә туфракның дымлылык режимына бәйлелеге дәлилләнә (Е.Л.Любарский).

1960 еллардан Казан университетының ботаника кафедрасы 1940 елларда Т.Т.Работнов башлап җибәргән ботаник популяция (үсемлекләр популяциясе экологиясе) өлкәсендәге тикшеренүләр буенча илдә төп үзәкләрнең берсенә әйләнә. Ценотик популяцияләрне морфоструктура һәм күләмле-структур анализлау принциплары һәм ысуллары эшләнә. Үсемлекләрнең вегетатив үрчүе һәм вегетатив таралышының цено популяция тыгызлыгына һәм фитоценозның йомылу дәрәҗәсенә бәйлелеге ачыклана.

1960–1970 елларда профессор М.В.Марков җитәкчелегендә Казан авыл хуҗалыгы институты һәм Казан университеты ботаника кафедралары хезмәткәрләре тарафыннан эксперименталь геоботаника өлкәсендә үсемлекләрнең фитоценозларда үзара мөнәсәбәтен өйрәнү буенча фәнни эшләр циклы үткәрелә. Шул ук елларда басу үсемлекләре бергәлекләрен һәм аларда үсемлекләрнең үзара мөнәсәбәтен өйрәнә торган яңа фәнни юнәлеш – агрофитоценология барлыкка килә.

Вузара беренче бөтенсоюз киңәшмәсендә (1967, Казан университеты) агрофитоценологиянең эчтәлеге, төп проблемалары билгеләнә, теоретик нигезләре формалаштырыла (М.В.Марков һ.б.).

1970 еллардан сәнәгый ботаника мәсьәләләре өйрәнелә. Яфраклы-сабаклы мүкләрне (1978), трахеидлы үсемлекләрне (1979), лишайникларны (1982) билгеләгечләр, Татарстан флорасы буенча сүзлек-белешмә (1988) нәшер ителә, Татарстан Республикасының Кызыл китабы өчен сирәк очрый торган һәм бетеп баручы үсемлекләрнең исемлеге төзелә (1955).

Ботаника өлкәсендәге фундаменталь тикшеренүләр үсемлекчелекне, урманчылыкны, үсемлекләр экологиясен үстерүгә зур этәргеч ясый.

Әдәбият

Баранов В.И. Этапы развития флоры и растительности в третичном периоде на территории СССР. М., 1959.

Базилевская Н.А., Белоконь И.П., Щербакова А.А. Краткая история ботаники. М., 1968.

Ятайкин Л.М., Шаландина В.Т. История растительного покрова в районе Нижней Камы с третичного времени до современности. Казань, 1975.

Афанасьева Н.Г. Эмбриология вероник. Казань, 1976.

Марков М.В. Ботаника в Казанском университете за 175 лет. Казань, 1980.

Смирнов А.Г. Женский гаметофит покрытосеменных и его эволюция. Казань, 1982.

Автор – Е.Л.Любарский