Эчтәлек

Латинча archivum, грекча archеion – җыелу урыны.

Тарихы

Татар халкы тарихына һәм яшәешенә караган тәүге язма ядкәр-истәлекләр Төрки һәм Хәзәр каганлыклары, Идел буе Болгар дәүләте идарәханәләрендә, Алтын Урда һәм татар ханлыклары сарайларында, мәчет һәм мәдрәсәләрдә туплана башлаган. Сакланып калган тарихи чыганаклар шул хакта сөйли (дипломатик вәкилләрне кабул итү турындагы мәгълүматлар, Йосыф каган хаты, Мәхмүд хан хаты, ханнар ярлыклары, битикләр, борынгы шартнамәләр, илчелек хатлары, башка төр документлар).

Алтын Урда таркалгач һәм татар ханлыклары Рус дәүләте тарафыннан яулап алынгач, төбәк тарихына караган архив Казан Сарай идарәханәсендә туплана. Аның нигезен наместниклык идарәсе һәм XVII йөздән Казан төбәге (Казан, Зөя һ.б. Идел-Урал буе шәһәрләре) воевода идарәләре документлары, җирле идарә эшләре, тарханлык грамоталары, үзәктән җибәрелгән боерык-әмер кәгазьләре, милеккә, сату-алуга караган килешүләр һ.б. тәшкил итә. Мәчет һәм монастырьларның да зур архивлары оештырыла.

Петр I чорында башланган реформалар һәм үзгәрешләрдән соң Казан губернасының җирле оешмалары составында төрле дәүләт архив бүлекчәләре: губерна идарәсе, жандарм һәм полиция идарәләре, мәхкәмә, казна һәм тикшерү палаталары, хәрби кабул итү урыннары, шәһәр идарәләре, округ мәхкәмәләре, өяз мировой судьялары, Ятимнәр һәм Гәпләшү мәхкәмәләре, нотариус, губерна һәм өяз земство идарәләре, фабрика инспекторлары, акциз идарәсе, җир төзү эшләре комиссияләре, почта-телеграф һәм уку-укыту округ идарәләре, почта конторалары, дини советлар, җамигъ һәм приход чиркәүләре, дворяннарның губерна һәм өяз башлыклары, уку йортлары, волость идарәләре, монастырь һәм мәчетләр (туу-үлү дәфтәрләре һ.б.), Татар ратушасы һ.б. ведомстволар архивлары барлыкка килә.

Губернада 1000 нән артык дәүләт һәм җәмәгатьчелек архивлары туплана (прредприятиеләр һәм аерым затлар архивларын исәпләмичә), һәр ведомство үз архив белән үзе теләгәнчә эш итә. Архив эшләре белән үзәкләштерелгән идарә булмау акча җитмәү, архивның дәүләт күләмендә мөһимлеген, аларның мәдәни һәм фәнни кыйммәтен төшенеп җиткермәү белән аңлатыла.

Кыйммәтле саналган язма ядкәрләрне бергә туплау эшенә төбәктә Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте зур өлеш кертә. Документларны шәхси коллекцияләргә җыю киң колач ала. XIX йөзнең соңгы чиреге – XX йөз башында А.Ф.Лихачев, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Әхмәров, С.Вахиди һ.б.ның зур коллекцияләргә ия булуы мәгълүм.

Ведомство архивларының тиз туплануы, алардагы тәртипсезлек, аерым биналар һәм бердәм җитәкчелек булмау аркасында байтак мөһим документлар бозыла, юкка чыга. Шуны истә тотып, 1916 елда С.П.Покровский Казан губернаторы карамагында губернаның гыйльми архив комиссиясен оештыра. Бу комиссия төбәктә архивлар эшен төрле яклап өйрәнүгә керешә. Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәсендә Казанда Төньяк-көнчыгыш археология һәм этнография институты ачыла (1917). институт хезмәткәрләре Казан губерна оешмаларында сакланучы әһәмиятле архив материалларын җыю һәм тәртипкә китерүдә практик чаралар күрә. Казан губернасы комиссарының 1917 елның 23 декабре әмере белән ябылган, эшчәнлекләре туктатылган барлык оешмаларның архивларын саклау хокукы шушы институтка тапшырыла.

1918 елның 1 июнендә «РСФСРда архив эшен үзгәртеп кору һәм үзәкләштерү турында»гы декрет чыга, ул Совет дәүләтендәге барлык документларны бердәм дәүләт архив фондына туплауда хокукый нигез була. РСФСР Мәгариф халык комиссариаты карамагында Баш архив идарәсе (БАИ) барлыкка килә (1921 ел ахырында БҮБКка буйсындырыла), Казанда аңа буйсынган губерна архив бюросы оештырыла. 1917 елда оешкан Археология һәм этнография институты советы да архивлар мәсьәләләрен хәл итү өчен рәсми комиссия төзи. 1918 елның октябрь-ноябрь айларында Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Казан губерна советы президиумы әлеге институтның патша чоры оешмаларының барлык архивларын туплау һәм саклау хокукын раслый. БАИ дә аны губернадагы үзенең бердәнбер оешмасы буларак таный.

1919 елның февралендә университет профессоры И.А.Стратонов БАИнең Казан губернасындагы вәкиле итеп билгеләнә. Губерна күләмендә таратылган архивлар материалларын исәпкә алу һәм Казан губернасы архивын булдыру турында карар кабул ителә. Казан губернасындагы архивларны саклау комиссиясе оештырыла (кара: Баш архив идарәсе). Казан губернасы җирлегендә ТАССР барлыкка килгәч, әлеге комиссия 1921 елның гыйнварында Татарстан Үзәк архивы дип үзгәртелә (оешканда ТАССР Мәгариф халык комиссариатына, 1922 елдан ТАССР Үзәк Башкарма Комитетына буйсына).

1925 елның февралендә бу Үзәк архив икегә: Тарихи архив һәм Октябрь революциясе архивы бүлекләренә бүленә. 1924 елда Үзәк архивның Алабуга, Арча, Бөгелмә, Буа, Зөя, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы, Чистай кантоннарында 12 бүлекчәсе булдырыла. 1929 елда, мөстәкыйль бүлек буларак, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты архивы оештырыла (кара: Татарстан Республикасының тарихи-сәяси документларны саклау үзәк дәүләт архивы). 1929–1930 елларда ТАССРда 46 район архивы ачыла.

1938 елда Татарстан Үзәк архив ТАССР Үзәк дәүләт архивы дип үзгәртелә (кара: Татарстан Республикасының милли архивы) һәм, бүлек буларак, ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатына (1946 елдан министрлык) буйсындырыла; 1962 елдан – ТАССР Министрлар Советы карамагында. 1994 елда ТРның тарихи-сәяси документларны саклау Үзәк дәүләт архивыннан Татарстан Республикасының аерым шәхесләргә бәйле документлар саклау үзәге аерылып чыга.

1996 елның мартында ТР Милли архивының Әлмәт филиалы Татарстан Республикасының нефть һәм газ сәнәгате тарихына караган документлар саклау үзәге дип үзгәртелә.

ТР архивлары ТР Мнистрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә буйсыналар, алар фондында 5 миллион чамасы саклау берәмлеге исәпләнә (2000), шул исәптән XI–XVIII йөзләргә караган кулъязмалар коллекциясе, 7,6 меңнән артык үзәк һәм җирле газеталар комплекты, 25 мең данәдән артык журнал һәм китап, Н.И.Ильминский, Г.К.Казимбәк, А.С.Ключарев, К.Насыйри, С.Җ.Сәйдәшев кебек шәхесләрнең шәхси язма мирасы һ.б. саклана. Архивлар тарафыннан 30 дан артык документлар җыентыгы басылып чыга.

Хәзерге вакытта ТР Баш архив идарәсе 20гә якын һәм ерак чит ил милли архивлары белән хезмәттәшлек итә.

Әдәбият

Национальный архив Республики Татарстан: путеводитель. Казань, 1999.

Центральный Государственный архив историко-политической документации Республики Татарстан: путеводитель. Казань, 1999.

Авторлар – А.Х. Төхфәтуллин, Р.Г.Шәмсетдинова