Эчтәлек

Б.э.к. I нче меңьеллыкта Урта диңгез буйларында барлыкка килә. Авырлыгы 6–8 кг чамасы булган. Идел-Чулман буйларында б.э. башыннан мәгълүм.

VII–XIV йөзләрдә болгарларда киң тарала.

XII йөз ахырыннан үзгәреш кичерә: ул тезгә кадәр озыная, аны эшләү өчен яссы боҗралар файдаланыла башлый.

XIII–XVI йөзләрдә көбә күлмәкне эшләгәндә катнаш рәвештә төрле зурлыктагы эретеп ябыштырылган һәм чүкелгән боҗралар кулланыла, көбә күлмәктә каеш белән эләктермәле утыртма биек яка, аска таба киңәеп киткән итәк барлыкка килә, авырлыгы арта (17 кг га җитә).

XIV–XVII йөзләрдә шулай ук зур диаметрлы яссы алка-боҗралардан торган күлмәк тә файдаланыла.

Яулар вакытында көбә күлмәк махсус капчыкка салып йөртелә.

Әдәбият

Кирпичников А.Н. Древнерусское оружие. Л., 1971. Вып. 3;

Горелик М.В. Ранний монгольский доспех (IX — первая половина XIV вв.) // Археология, этнография и антропология Монголии. Новосиб., 1987;

Измайлов И.Л. Вооружение и военное дело населения Волжской Булгарии X — начала XIII вв. К.–Магадан, 1997.

Автор — И.Л.Измайлов