Эчтәлек

Муенса. Кама алды, XII – XIII гасырлар

Көмеш, алтын йөгертү, чүкү, бөртекләү, җепкыр, пыяла. Мәрҗани фонды

Татар муенсасы формалары элгәреге болгар чорына барып тоташа. Тар чылбырдан һәм имән чикләвеге рәвешендәге тагылмалардан гыйбарәт муенсалар изге агач — төркиләрдә уңдырышлылык алиһәсе Һомайны гәүдәләндергән имән символикасын чагылдыра.

Түбәндәге формалардагы татар муенсалары кулланышта булган:

1) ярымтүгәрәк рәвешендәге тукымага акчалар, тәңкәләр, зәргәр асылмалары, сәйлән, ярымасылташлар, муен турысында эләктерелә торган каптырмалы муенса (муенсаларның бу төре татарларның төрле этнографик төркемнәрендә «тамакса», «тәңкәле муенса», «дәвәт-дәгъвәт» исемнәре белән мәгълүм);

 2) чылбырлы (буынлы, энҗе-мәрҗән бөртекләреннән, боҗралардан җыелган чылбырлар) яки тоташ металл җирлеккә беркетелгән (ярымтүгәрәк яки ай рәвешендә) бизәкле металл асмалар, акчалар, ярымасылташлар, пыяла, ясалма асылташлар, акчалардан һәм зур асмалардан торган өстәмә асылмалар тагылган муенса;

3) ак һәм төсле сәйлән, төрле төстәге ташлар, гәрәбә, энҗе, сирәк очракларда мәрҗән тезелгән, аскы рәте еш кына ташлар белән бизәлгән тәңкәләр өстәлгән муенса.

Керәшен татарларда, татар-мишәрләрдә һәм, гомумән, авыллардагы хатын-кызлар арасында тукымалы муенса киң таралган; аны җиткән кызлар кигән, гадәттә, мондый муенса тулысынча тәңкәләрдән торган (алар 3–4 рәтләп тагылган), аның өске кырыена тукыма кайма, берничә рәт мәрҗән, өслеккә шулай ук еш кына кабырчыклар һәм пыяла мәрҗән тегелгән.

Шәһәрдә яшәүче Казан татар хатын-кызлары арасында еш кына ярымасылташлар беркетелгән җепкырлы асма бизәкләр җыелмасыннан торган муенсалар өстенлек иткән; алар алтын яки көмеш кысага утыртылган түгәрәк формалы эре ярымасылташлар (топаз, аметист, сердолик, альмандин, гәрәбә һ.б.) беркетелгән асма бизәкләрнең, чәчәк һәм яфрак рәвешендә эшләнгән һәм еш кына бөтеркәле вак асылмалар өстәлгән җепкырлы яки тоташ асма бизәкләрнең (кагыйдә буларак, үзәктәге асылма) төрлелеге белән аерылып тора.

Кайбер очракларда муенсалар асма бизәк яки тәңкәләрне бер-берсенә ялгап, күкрәккә кадәр төшеп торган 3–7 чылбыр рәвешендә эшләнгән, алар яка чылбырына охшаш булган. Бу төр муенсалар ХХ йөз башына кадәр кулланылган, әмма тәңкәләр тезеп эшләнгән муенсалар татарлар яшәгән аерым төбәкләрдә 1940 елларга кадәр сакланган. Бүгенге көнгә кадәр бер җепкә бөртекләп тезелгән универсаль муенсалар кулланыла.

Хәзерге зәргәрче-осталар муенсаларны, күкрәккә төшеп торган асылма чылбырлы традицион төрләргә стильләштереп, еш кына алка белән бер җыелма рәвешендә эшлиләр (С.Ковалевская-Шәкүрова, В.Ковалевский, Е.Бакакин, И.Васильева һ.б.).

Борынгы татар муенса үрнәкләре Россия этнография музее (Санкт-Петербург), ТР Милли музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Башкортстан туган якны өйрәнү музее (Уфа шәһәре) фондларында һ.б.да саклана.

Әдәбият  

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). К., 1995.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова