Эчтәлек

Хәситә - хатын-кызларның күкрәк бәйләме. ХIХ гасыр

Тукыма, ювелир тәңкәләр, кыйммәтле ташлар, асылташлар. ТР милли музее

Хәситә астына катыргы куелган, хордасы озынлыгы 30—35 см булган һәм киңлеге 5—10 см лы сегмент рәвешендәге тукыма кисәгеннән гыйбарәт. Тукыма буйның очларына җилкәне иңләгән һәм култык астында яки иңбашта эләктерелгән тар каптырма тегелгән. Кайбер чакларда ике буйны да боҗра итеп тегеп, баш яки сул иңбаш аша уң кул астына кигәннәр.

Хәситәнең тышкы ягына төрле аеллар, көмеш тәңкәләр, кыйммәтле ташлар, сәдәфләр һәм бөти буларак кулланылган предметлар тагылган.

Керәшеннәрдә тәңкәләр белән генә бизәлгән бәйләвечләр гамәлдә булган (локаль атамалары дәвәт яки муйтомар).

Мөселман татарлар хәситәгә еш кына «бөти» — кечкенә Коръән яки дога текстлары өчен тукыма яисә металл савыт теккәннәр. Үзара күгән белән беркетелгән бер үк төрле формадагы аел-тәңкәләрдән торган чылбыр рәвешендәге хәситәләр заказ буенча зәркәнче осталар тарафыннан эшләнгән.

Казан татарларында хатын-кызлар арасында ХХ йөз башына кадәр киң таралган.

Хәситә – хатын-кызларның күкрәк бизәнү әйбере. XVIII гасыр

Тукыма, көмеш, алтын, асылташлар, чылбырлар, тәңкәләр. ТР милли музее

Әдәбият

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967; 

Суслова С.В. Женские украшения Казанских татар середины XIX — начала XX вв.: Ист.-этногр. исслед. М., 1980; 

шул ук. Одежда // Татары. М., 2001.