Эчтәлек

Татар телендә килеп чыгышы ягыннан неологизмнар лексик һәм семантик төрләргә бүленә.

Лексик неологизмнар телнең сүз ясагыч чаралары ярдәмендә барлыкка килә: кушымчалар ялгау (омончы, хәбәрдарлык), нигезләрне кушу (кул+чатыр — зонтик, ил+башы — дәүләт башлыгы), аббревиацияләр (Татар иҗтимагый үзәге — ТИҮ) һ.б. Мондый неологизмнарга башка телләрдән алынмаларны да кертеп карыйлар: брокер, саммит, хакер һ.б.

Семантик неологизмнар иске сүзләргә яңа мәгънә өстәлеп ясала (юллама, бергәлек).

Галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һ.б. тарафыннан уйлап табылган индивидуаль-автор неологизмнары да билгеле: мәсәлән, «Мин Марстан, тик марсиян түгел, // Мин җирский, Тузан бер, бала» (Р.Гатауллин). Алар, гадәттә, киң таралыш алмый.

Әдәбият  

Мөхиярова Р.Х. XX гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. Яр Чаллы, 2000;

Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. К., 2001;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006.

Автор – Р.Х.Мөхиярова