Алмашлыкларның конкрет лексик эчтәлекләре юк. Аларның нинди реаль чынбарлык күренешләренә ишарә итүләре сөйләм барышында, контекстта гына ачыклана. Алмашлыкларны куллану кирәкмәгән кабатлаулардан коткара, сөйләмне кыска, ачык, аңлаешлы итә.

Кайсы сүз төркеме белән мөнәсәбәттәш булуларыннан чыгып, алмашлыклар

  • исем алмашлыкларына (мин, әллә нәрсә),
  • сыйфат алмашлыкларына (шушы, әллә нинди),
  • сан алмашлыкларына (ничаклы, берничә),
  • рәвеш алмашлыкларына (ничек, кайчан),
  • фигыль алмашлыкларына (итү, нитү, нишләү, нихәл итү),
  • теркәгеч алмашлыкларына (кемнең, шуның),
  • кисәкчә алмашлыкларына (әнә, менә, бары) бүленәләр.

Татар телендә алмашлыклар мәгънәләре буенча

  • зат (мин, сез),
  • күрсәтү (бу, андый),
  • сорау (кем, кайсы),
  • билгесезлек (кемдер, каядыр),
  • юклык (беркем, беркайда),
  • билгеләү (барлык, һәрбер) алмашлыкларына бүленәләр.

Әдәбият                  

Татар грамматикасы. М.-К., 2002. Т. 2.