Эчтәлек

Татар телендә зат категориясенең берьюлы затны да, санны да белдерә торган алты формасы бар.

Һәрбер форма ике морфологик вариантта кулланыла, һәм алар ике параллель парадигма хасил итә. 1 нче зат – эш-хәлнең сөйләүчегә: мин укыйм, без яшибез, 2 нче зат – эш-хәлнең сөйләм юнәлгән адресатка: син укыйсың, сез яшисез, 3 нче зат – эш-хәлнең сөйләмдә катнашмаучы затка яки предметка: ул укый, алар яшиләр – каравын белдерә.

Хикәя, шарт, шартлы теләк фигыль формаларының тулы парадигмалары бар. Боерык фигыльнең 2 нче һәм 3 нче зат формалары була, эшкә боеруның төп адресатын белдерә торган 2 нче зат формасы үзәк форма дип санала.

Эшне башкаручы зат алмашлыклары белән белдерелә ала. Зат категориясенә мөнәсәбәте ягыннан барлык фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз төрләргә бүленә. Зат белән төрләнә торган, ягъни зат кушымчалары ала торган фигыль формалары – затланышлы дип, ә зат белән төрләнми торган фигыль формалары затланышсыз дип атала. Затланышлы фигыльләргә – хикәя, боерык, шарт һәм теләк фигыльләр; затланышсыз фигыльләргә сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль һәм инфинитив керә.

Әдәбият 

Татар грамматикасы. К., 2002. Т. 2;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006.

Автор — Г.Ф.Гобәйдуллина