1)

Телләр системасының грамматик мәгънәләргә ия сүзләрне, аларның грамматик төркемнәрен, яшәеш һәм форма ясалыш законнарын берләштергән өлеше.

2)

Грамматиканың сүз төзелешенең төрле аспектларын сүз мәгънәсенең сүз төзүче морфемаларга бәйлелеге ноктасыннан чыгып өйрәнә торган бүлеге.

Татар тел белемендә морфология мәсьәләләре беренче тапкыр XVIII йөзнең 2 нче яртысы — XIX йөз башында өйрәнелә башлый. Алар С. һәм И.Хәлфиннәр, И.И.Гиганов, А.А.Троянский, М.И.Иванов хезмәтләрендә яктыртыла. Рус грамматикалары үрнәгендә төзелгән беренче татар грамматикаларында рус фәнендә чагылыш тапкан сүзләрне төркемләү принципларының (аларның билгеле бер сүз төркемнәренә каравыннан чыгып), төрле грамматик категорияләрне, терминологияне аерып карау һәм аны тасвирлауның йогынтысы сизелә.

XIX йөз ахыры — XX йөз башында морфологияне өйрәнүче татар теле грамматикалары гарәп теле грамматикалары үрнәгендә төзелә. Аеруча әһәмиятле хезмәтләрнең берсе — К.Насыйриның «Әнмүзәҗ» (1895) китабы. 1910–1940 елларда татар телен үз нигезендә өйрәнүгә борылыш күзәтелә, мөстәкыйль татар грамматикасы төзү эше активлаша. Ә.Максуди, Ш.Иманаев, Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди, Җ.Вәлиди, М.Корбангалиев, Г.Алпаров хезмәтләрендә татар теле морфологиясе мәсьәләләре шактый тулы яктыртыла, лингвистик терминология тикшерелә.

XX йөз уртасыннан морфологик берәмлекләрне аерып карау һәм төркемләүнең объектив критерийларын эзләп табуга зур игътибар юнәлтелә. В.Н.Хангилдин, Д.Г.Тумашева, М.З.Зәкиев, Ф.Ә.Ганиев, Д.Ә.Сәлимова хезмәтләрендә, шулай ук  «Татар теле грамматикасы» (1–3 т., 1998–2002; «Татарская грамматика», т. 1–3, 1993–95) коллектив монографиясенең 2 нче томында сүзләрне төркемләүнең гомуми принциплары, сүз төркемнәрен аерып карауның төп критерийлары яктыртыла, хәзерге татар әдәби телендәге барлык сүз төркемнәренә төгәл характеристика бирелә.

Әдәбият      

Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы. К., 1959;

Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле: Морфология. К., 1978;

Татар грамматикасы. Морфология. М.-К., 2002. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006;

Ганиев Ф.Ә. Татар теленең морфологиясе турында кыскача белешмә. К., 2009;

шул ук. Вопросы морфологии татарского языка. К., 1980;

шул ук. Татарский язык: Проблемы, исследования. К., 2000;

шул ук. Способы действия глаголов в татарском языке. К., 2003;

Закиев М.З. Общие проблемы татарской морфологии // Вопросы структуры татарского языка. К., 1986;

Мифтахова И.Г. История татарских грамматик: В 2 ч. К., 1998–99;

Салимова Д.А. Части речи: История изучения и вопросы классификации. К., 2004.

Автор —  Ф.Ш.Нуриева