Эчтәлек

Борынгы төрки рун язуы белән бирелгән.

Безнең көннәргә кадәр бары тик сугыш коралларында, металл һәм керамик савыт-сабаларда, сөяктән, таштан эшләнгән әйберләрдә һ.б.да сакланган аз сандагы текстлар гына килеп җиткән.

Күбесе Х.Р.Курбатов тарафыннан өйрәнелә һәм язып алына. Аларның кайберләре:

  • 1. Лаеш районы Имәнкискә авылы тирәсендә табылган кылыч йөзендәге язма (Хельсинкида Финляндия милли музеенда саклана): «Имән Кискә үзә бәкү алкыйш киши күчлүш Җикүгин сүңүш калучу» – «Атаклы бәк (идарәче), данлыклы кеше, кодрәтле Җикүгин – Имән Кискәнең – сугыш кылычы».
  • 2. 1888 елда Вятка губернасының (хәзерге Удмурт Республикасы) Глазов өязендә болгар авылы урынында табылган көмеш савыт сабындагы язма: «Кагу дәг кунча гәлүнчәй кавушу гүмүши» – «Аккошка тиң бәк кызына никах хөрмәтенә көмеш».
  • 3. 1987 елда Балык Бистәсе районы Троицкий Урай авылы тирәсендә табылган балчык савыт-саба кыйпылчыгындагы язма: «Сулы ич» – «Сулы савыттан эч».
  • 4. 1983 елда Биләр шәһәре территориясендә табылган керәч савыт сабындагы язма: «Ачуткан» – «Оеткы өчен савыт».
  • 5. 1958 елда Мари АССРның Юрино поселогында табылган ташка төшерелгән язма: «Күч үзә дашум» – «Золымга каршы – минем ташым».
  • 6. 1992 елда Алексеевск районы Урманасты Шонталысы авылы янында табылган бәрән ашыгы сөягендәге язма: «Кузначык» (ягъни комарлы уеннар сөяге).
  • 7. Алабуга территориясендә табылган орчык башындагы язма: «Багыш күбәзи» – «Күзләр явы».
  • 8. Биләрдән 100 км ераклыкта урнашкан Әҗмәр авыллыгында табылган сланецтан эшләнгән орчык башындагы язмалар: «Келдиш, Сату, Йолдаш» (ялгызлык исемнәр).

Әдәбият

Истоки татарского литературного языка. Казань, 1988.

Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. Казань, 1990.

Старостин П.Н. Новые находки у Подлесной Шенталы // Формы взаимодействия татарского и русского языков на современном этапе. Казань, 1992.

Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан, 1999.

Автор – Р.А.Закиров