Эчтәлек

Интернациональ сүзләр фән, техника, иҗтимагый тормыш, мәдәният, сәнгать өлкәсенә караган халыкара төшенчәләрне белдерәләр һәм якын туганлыкта булмаган 3 яисә аннан да артыграк телдә яшиләр.

Татар телендәге интернациональ сүзләр килеп чыгышлары ягыннан 5 төркемгә бүленә:

  • Европа алынмалары (грек-латин сүзләре): президиум, комедия, прогресс;
  • гарәп алынмалары һәм фарсы алынмалары: цифра, климат, әдәбият, сәнгать, китап;
  • рус алынмалары: совет, большевик, спутник;
  • кытай, япон алынмалары: дзюдо, тайфун, цунами, чәй, дөге;
  • һинд теленнән алынган сүзләр: әрдәнә, сыра, алма.

Татар телендә интернациональ сүзләргә кайбер үзенчәлекләр хас:

1) исем интернациональ сүзләр рус телендәге кебек әйтеләләр (мәсәлән, интервенция, компенсация);

2) сыйфатлар, күп очракта кыскартылып кулланылалар (экономик, социаль);

3) интернациональ сүзләрнең аерым грамматик категорияләре, агглютинатив тел буларак, татар теле чаралары белән белдереләләр (стабильләштерү).

Әдәбият      

Акуленко В.В. Интернациональные элементы в лексике и терминологии. Хар., 1980;

Хайруллин М.Б. Некоторые вопросы единства интернационального и национального в разносистемных языках. К., 1991.

Автор — Л.К.Бәйрәмова