Берьяклы һәм икеяклы (паритетлы) икетеллелек

Икетеллелек берьяклы яисә икеяклы (паритетлы) була.

Паритетлы икетеллелек хөкем сөргәндә билгеле бер территориядә яшәүче халыкларның күпчелек өлеше икетелле була.

Берьяклы икетеллелек шартларында милли азчылык вәкилләре генә ике телне белә.

Икетеллелекнең актив һәм пассив төрләре

Ике телнең берсенең кулланылу дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, икетеллелек актив һәм пассив төрләргә бүленә. Славян-төрки билингвизмының дәвамы булган рус-татар икетеллелекге тарихның кайбер чорларында икеяклы да була.

1920–1930 елларда эш кәгазьләрен татар телендә алып бару һәм дәүләт оешмаларында милли кадрлар санын арттыру максатында үткәрелгән киң кампания вакытында республика халкының татар булмаган шактый өлеше татар телен өйрәнә һәм куллана башлый.

Әмма 1940 еллардан дәүләтнең мәдәни сәясәтендә рус теленә нигезләнгән берьяклы икетеллелекне кабул итәргә тырышу өстенлек ала. 1970 еллардан бу юнәлеш яңа тарихи бергәлек - бердәм совет халкы булдыру сәясәтенең бер өлешенә әверелә.

1990 еллардан, җәмгыять тормышы тамырдан үзгәртелә башлаган шартларда, милли телләрне торгызу һәм функциональ яктан үстерү, паритетлы икетеллелекне кертү эше башлана. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Татарстан Республикасы Законы (июль, 1992 ел) нигезендә урта мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында рус телле укучы яшьләргә татар телен укыту кертелә.

Әдәбият

Двуязычие: типология и функционирование. Казань, 1990;

Закиев М.З., Байрамова Л.К., Юсупов Р.А. Двуязычие и гармонизация межнациональных отношений в Татарстане // Возрождение культуры России: язык и этнос. СПб., 1995;

Байрамова Л.К. Татарстан: языковая симметрия и асимметрия. Казань, 2001.

Автор – М.З.Зәкиев