Безнең эраның IV йөзенә кадәр Гарәбстанда арамей язуының набатый варианты нигезендә барлыкка килә.

Хәзерге гарәп алфавитында 28 хәреф бар. Гарәп язуы, башлыча, тартыклардан тора. Озын сузыклар «әлиф», «уау», «йа» хәрефләре белән, ә кыска сузыклар юл өсте һәм юл асты билгеләре – хәрәкәләр ярдәмендә белдерелә. Хәрефләрнең сүздәге урыннарына карап ике яки дүрт төрле язылу рәвеше кулланыла: аерым язылыш, сүз башында, сүз уртасында, сүз азагында язылыш. Уңнан сулга таба языла һәм укыла.

Татар теле тарихында

Идел буе һәм Урал алды төрки-татарлары арасында гарәп язуы Хәзәр каганлыгы дәвереннән, Идел буе Болгар дәүләтендә Х йөздән, Алтын Урдада XIII йөз ахыры – XIV йөз башыннан кулланылган.

Гарәп графикасына нигезләнгән татар язуына реформа XIX йөз ахыры – XX йөз башында башлана (К.Насыйри, Һ.Максуди, Ш.Таһири, Х.Гали, Г.Нугайбәк, Г.Алпаров һ.б.). Алфавит һәм орфография мәсьәләләренә багышланган беренче конференция 1899 елда Уфада булып уза.

1920 елларга кадәр кулланылган гарәп язуы «Иске имля» исеме белән билгеле.

ТАССР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә (19 декабрь, 1920) гарәп язуыннан кайбер хәрефләр һәм билгеләр алына, өстәмә хәрефләр кертелә. Үзгәртелгән гарәп язуы «Яңа имля» дип атала башлый. 1925 елның ноябрендә ТАССР Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми Үзәге, Г.Ибраһимов рәислегендә, гарәп графикасы буенча алфавит һәм орфография мәсьәләләренә кагылышлы карар чыгара. Әлеге карар нигезендә гарәп язуы барлык совет оешмаларында һәм мәктәпләрендә, татар матбугатында мәҗбүри кулланылырга тиеш була.

Алга таба сузык авазларны белдерү өчен өстәмә: а - ; ә - ; и - ﯺ; у, ү - ﯯ; о, ө - ﯱ; ы, е -  хәрефләре кертелә. «Яңа имля» 1927 елда латин графикасы (кара: Яңалиф) кертелгәнче кулланыла.

Шулай ук кара: Гарәп язуы үрнәкләре.

Әдәбият

Хәсән Г. Язу үрнәкләре. Оренбург, 1912.

Ишмөхәммәтов Г. Гарәп графикасы нигезендә татарча әлифба. Уку, язу күнекмәләре. Казан, 1961.

Ногман М.Н. Иске татар язуы үрнәкләре. Казан, 1975.

Зәйнуллин Җ.Г. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба. Казан, 1989.

Автор – В.Х.Хаков