Килеп чыгышы

Алтай телләренең килеп чыгышы һәм тугандашлыгы турында төрле фаразлар яши. Ләкин баба теленең анык системасы ачыкланмау сәбәпле, алтай телләре арасындагы генетик кардәшлек әлегә дәлилләнеп җитмәгән. Кайбер галимнар алтай телләренә япон һәм корея телләрен дә кертә.

Алтай телләренә кагылышлы фаразлар Г.И.Рамстедт, Н.Н.Поппе, Е.Д.Поливанов, В.Л.Котвич, М.Рясянен, Җ.Г.Киекбаев һ.б.ның хезмәтләрендә урын алган.

Тасвирламасы

Алтай телләре лексикасында, сүзнең фонетик төзелешендә (фонетик тәңгәллек, сингармонизм) һәм күп кенә грамматик категорияләрнең (агглютинация, тартым, җөмлә төзелеше) уртаклыгында типологик охшаш билгеләр күзәтелә.

Алтай телләрендә сүзнең тамыры тотрыклы аваз составы һәм мөстәкыйльлеге белән аерылып тора. Сүз ясалышы һәм үзгәреше тамырга бердәй кушымчалар ялгау юлы белән (агглютинация) башкарыла. Алтай телләре өчен алкушымчалар характерлы түгел. Барлык алтай телләренә дә диярлек сингармонизм хас. Алтай телләрендә род категориясе юк, аларның күпчелегендә тартым категориясе бар. Затланышсыз фигыль формалары (сыйфат фигыль, хәл фигыль һ.б.) еш кулланыла.

Алтай телләрендә ия – җөмлә башында, хәбәр җөмлә ахырында килә. Җөмләдә сүз тәртибе гомуми кагыйдәләргә нигезләнә: ияреп килүче сүз алдагы сүзгә бәйле. Шуңа күрә алтай телләрендә предлоглар түгел, ә бәйлекләр файдаланыла.

Алтай халыкларының телен, тарихын, этнографиясен һәм фольклорын өйрәнә торган фән тармагы алтаистика дип атала.

Шулай ук кара: Төрки телләрнең генеалогик классификациясе.

Әдәбият

Рамстедт Г.И. Введение в алтайское языкознание. Морфология. М., 1957.

Котвич В.Л. Исследование по алтайским языкам. М., 1962.

Киекбаев Дж. Г. Введение в урало-алтайское языкознание. Уфа, 1972.

Баскаков Н.А. Алтайская семья языков и её изучение. М., 1981.

Автор – В.Х.Хаков