Музыкаль һәвәскәрлек төрләре

Музыканы үзешчәннәр тарафыннан ялгыз һәм күмәк башкаруны үз эченә ала. Катнашучылары — клублар, мәдәният сарайлары, төрле түгәрәкләр, студия әгъзалары, уку йортлары укучылары һ.б. Музыкаль һәвәскәрлек казанышлары республика, шәһәр, район смотрларында, конкурс, олимпиада, фестиваль, декада вакытларында күрсәтелә.

Башкарудан тыш, музыкаль һәвәскәрлек һәвәскәрләр тарафыннан язылган музыканы да үз эченә ала, ә ул музыка сәнгатенең яңа төре — «көнкүреш» җырларын, ягъни танылган совет музыка белгече А.Сохора фикеренчә, «турыдан-туры көндәлек тормышка кергән» җырларны тудыра.

«Көнкүреш» җырлары фольклордан авторларның исеме күрсәтелү белән аерылып тора; ул көйләрнең авторлары күбесенчә профессиональ башкаручылар: җырчылар (Р.Гатауллин, Г.Ильясов, М.Имашев, И.Мәҗитов, С.Садыйкова, З.Хәйретдинов һ.б.), инструменталистлар (Ф.Әхмәдиев, А.Батыршин, З.Гыйбадуллин, И.Закиров, М.Макаров, Г.Сәйфуллин, И.Хисамов, А.Хөсәенов һ.б.), шәһәр һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре, һәвәскәр музыкантлар.

Татарстан һ.б. республикаларның кайбер профессиональ композиторларының җырларын шулай ук «көнкүреш» җырлары дип атап була, нәкъ менә халык башкаруында алар мөстәкыйль яшәеш ала, кайчагында икенче мәгънәгә дә ия була, чөнки «халык» үзенчәлекле төзәтмәләр ясый һәм җырлар текстына (музыкасына да, шигыренә дә) үзгәрешләр кертә.

«Көнкүреш» җырлары эчтәлеге

«Көнкүреш» җырлары эчтәлегендә мәхәббәтне, туган як гүзәллеген данлау кебек традицион темалар саклана. Әмма яшьләрнең авылдан шәһәргә күпләп күчеп китүе (1950 еллар ахырыннан) белән бәйле иҗтимагый үзгәрешләр җырларның эчтәлегенә сизелерлек үзгәрешләр кертә. Туган як табигатенең матурлыгы темасы сагыну хисе аша бирелә, шул көйләргә моңсу төсмер өсти: «Кайтам инде» (С.Садыйкова көе, И.Юзеев сүзләре), «Туган авылыма» (С.Садыйкова көе, М.Ногман сүзләре), «Бик сагындым» (Р.Сафиуллин көе, М.Латыйфуллин сүзләре).

Кайвакыт бу тема кызу һәм көчле ритмлы күңелле җырларда (юл җырлары) туган авылына кайтучы студент яшьләрнең хис-шатлыкларын ача: «Авылыбыз Күл Черкене» (Х.Гаязов һәм С.Нәҗмиев), «Сагынам сине, Питрәч» (Р.Сәйфетдинов һәм Х.Фәрхи). Яңартылган традицион темалар белән беррәттән «көнкүреш» җырларына яшәешкә бәйле яңа темалар да керә башлый: алтын туй бәйрәме («Алтын туй җыры», Ф.Әхмәдиев һәм З.Насыйбуллин), кәләшне каршы алу («Килен төшкәндә», Р.Яхин һәм Р.Миңнуллин), ана фатихасы («Әнкәмнең догалары», И.Закиров һәм Р.Миңнуллин) һ.б.

«Көнкүреш» җырлары, көйләренә карап, 3 төркемгә бүленә.

1 нче төркемгә кергән  «авыл көйләре», «салмак көй», «кыска көй» (1960–1970 еллар өчен хас) җанрларында башлыча фольклор лирикасы традицияләре дәвам иттерелә.

2 нче төркем көйләрдә традицион чыганаклардан үлчәм (җөп) һәм темп (салмак яисә тиз) кына сакланган, ул күбесенчә традициядән ерак торучы интонацион һәм ритмик новацияләр кулланылган җырлардан тора.

3 нче төркемгә «чит» җанрларда туган өч өлешле «вальс көйләре», күтәренке «уңай­лы» җырлар, сагышлы «танго» һ.б. җырлар керә.

Югары социаль ихтыяҗга җавап биргән, җәмгыятьтәге рухи һәм психологик үзгәрешләрне сизгер тотып алган «көнкүреш» җырлары авылга хас фольклор җанрларын акрынлап кысрыклый. Нәтиҗәдә, традицион фольклор әсәрләре, эстрадада, радио, телевидениедә башкарылып, композиторлар иҗатында кулланылып, яңа мәгънә ала, эстетик ләззәт чарасы, үз халкыңны танып белү чыганагы булып тора.

Үзешчәннәр башкаруында «Җырлыйк әле», «Аулак өй» телетапшырулары («Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе) массакүләм тамашага әверелде.

Әдәбият     

Сайдашева З. Татарские современные бытовые песни. К., 1997;

шул ук. Татарская бытовая песня (определение жанра) // Традиционное музыкальное искусство: История, современность, перспективы: Материалы междунар. науч.-практ. конф. 14–15 дек. 2001. Уфа, 2002.

Автор — З.Н.Сәйдәшева