Бәрмә идиофон.

Калынлыгы 25 мм, озынлыгы 400-500 мм, киңлеге 150-200 мм булган коры каен яисә чыршы тактасыннан шомартып эшләнгән киң яңгырашлы уен коралы. Тактаның югары очы бөтерелгән формада. Тактаның кырыйларына симметрик рәвештә яртылаш бөгелгән ике кадак сугыла, шуның ике очына каеш бәйләнә. Доңгыраны муенга эләләр. Ул функциональ кулланылышлы уен коралы: башкаручы талдан эшләнгән махсус таякчыклар белән ритмик сигналлар шакылдата.

Көтүчеләр доңгыраны иртән – хайваннарны көтүлеккә куу, кичен аларны абзарга куып кертү, ябу өчен куллана. Иртә белән доңгырага кушылып: «Ачыгыз капканы, чыгарыгыз малларны!», кич белән: «Көтү кайтты, көтү кайтты, малларны каршылагыз!» – дигән сүзләр әйтелә.Тавыш ритмы астында көтүче доңгырада әлеге сигналларны кабат-кабат башкара. Көндез исә көтүлектә, төрледән-төрле ритмик сигналлар шакылдатып, хайваннарны су эчерү урынына, утламга яки башка урынга җыя.

Автор – Р.Ф.Халитов