Каюлы күн кәсепчелеге күнне «каюлы күн», сирәгрәк – басма техникасында нәфис эшкәртүгә нигезләнгән.

Тарихы

XVIII йөз ахырына кадәр читек чигү белән күбесенчә авыл җирләрендә, өй шартларында шөгыльләнгәннәр. 1840 елларда Казанда вак һөнәрчелек остаханәләре белән беррәттән, өйдә эшләүчеләр, башлыча, авыл җирендә яшәүче хатын-кыз осталар хезмәтен файдаланучы эре мануфактуралар (сәүдәгәрләр Абдуллин һәм Фәйзуллиннар) барлыкка килә.

XIX йөзнең икенче яртысыннан милли аяк киемнәре җитештерү Казанда һәм Казан артындагы зур авылларда (Арча, Дөбъяз, Олы һәм Кече Кавал, Мәмдәл, Колачы, Мүлмә, Урта Аты, Әтнә, Субаш, Өнсә, Урта Сәрдә, Тимерче, Ямаширмә), шулай ук Казан губернасының Чистай, Тәтеш, Мамадыш һәм Спас өязләрендәге кайбер авылларда дәвам итә. Каюлы күн кәсепчелеге алга таба милли бизәкле аяк киемнәреннән тыш, каюлы күн һәм чигү техникасында укалап бизәлгән хатын-кыз калфаклары һәм ир-ат түбәтәйләре җитештерү формасында да үсеш ала.

XIX йөз ахырында Казанда 2 меңләп, якын-тирә авылларда 10 меңгә якын читек тегүче осталар эшли. Милли аяк киемнәрен иң күпләп җитештерүче һәм алар белән сәүдә итүче сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Галиев була. Аның фирмасы эшләнмәләре Россия һәм чит ил бүләкләренә, шул исәптән Париждагы Европа фәннәр җәмгыятенең Зур алтын (1883) һәм Бронза (1886) медальләренә, Бөтендөнья Париж күргәзмәсенең Көмеш медаленә (1889) лаек була.

1910 елда Казанда 34 җитештерүче фирманың каюлы күн товарлары сатучы 43 сәүдә кибете була. Эшләнмәләр Көнбатыш Европа, Идел буе, Урал һәм Себер шәһәрләренең эре ярминкәләренә, шулай ук Урта Азиягә җибәрелә. Нәкъ менә шуңа да аяк киеменең бу төре «Азиянеке» дип йөртелә башлый. Читекләр йомшак һәм каты табанлы итеп чыгарыла.

XIX йөзнең икенче яртысыннан хатын-кыз читекләренең аерым модельләре руслар өчен махсус тегелә башлый; XIX йөз ахырыннан аларга биек үкчәләр куела. Татар милли бизәкле аяк киемнәре XVIII йөз ахырында – XX йөз башында Оренбург (Сәет бистәсе), Торжок, Касыйм, Тобол, Томск, Бохара шәһәрләрендә дә тегелә.

Күн эшләнмәләре: читекләр, диван мендәрләре, җәймә. XIX йөз ахыры – XX йөз башы

Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

XX йөздә

XX йөзнең беренче унъеллыгында каюлы күн кәсепчелегендә яуланган казанышлардан артка чигенү сизелә. Ләкин 1920 елларның икенче яртысында яңа икътисади нигездәге эре ширкәт артельләре Казанда («Шәрык аяк киеме», «Кызыл кустарь», «Эш»), Арчада (Г.Тукай исем.), Питрәч һәм Дөбъяз районнарында («Суыксу» берләштерелгән артеле), Лаеш районында («Татар Кабаны» артеле) оештырыла. Аларда милли бизәкле аяк киемнәреннән башка, күннән диван мендәрләре, келәм, альбом тышлыклары чыгарыла. Артельләр продукцияләре Франциягә, Бельгиягә, Германиягә, Англиягә, Италиягә җибәрелә (1932 елда Каюлы күн кәсепчелеге җитештергән 300 мең пар аяк киеменең яртысы экспортка китә).

1940–1950 елларда каюлы күн кәсепчелеге системасында милли аяк киемнәре җитештерү кискен кими (аяк киемнәренең гомуми күләменең 5–6%).

1961 елда ширкәт артельләре Арча һәм Дөбъяз фабрикалары итеп үзгәртелә, 1972 елда алар Арча милли аяк киемнәре фабрикасына берләштерелә (Милли аяк киеме). Анда халык кия торган заманча аяк киемнәре җитештерү җайга салына, каюлы күн кәсепчелегенең традицион продукциясе (читекләр) аз серияләрдә һәм кулланучылар заказлары буенча гына әзерләнә. Фабрикада профессиональ рәссамнардан С.Кузьминых, И.Гайнетдинов, әйдәп баручы осталардан Ф.Кадыйров, Р.Сәфәров, З.Сабиров, Р.Мөхәммәтҗанова, З.Надфуллина һ.б. эшли.

2002 елда фабрика шәхси кулга күчә (җитәкчесе И.М.Минхәеров), 2006 елда ябыла.

Әдәбият

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Гулова Ф.Ф. Татарская национальная обувь. Казань, 1983.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова