Эчтәлек

Үз-үзләренә исем бирү, кардәшлекләрен, тарих-мәдәният (әдәби тел, дин, гореф-гадәтләр) уртаклыгын аңлавы нигезендә берләшкән кешеләрнең тотрыклы социаль-тарихи, этник бергәлеге.

«Милләт»нең этник һәм сәяси мәгънәсе төрлечә — этник бергәлек (этномилләт) һәм ватандаш (этник аерымлыкларына карамастан, илнең барлык яки күпчелек гражданнары — «америкалылар», «россиялеләр») буларак аңлатыла. Хәзерге заман фәнендә «этномилләт» төшенчәсенә нисбәтле берничә теория яшәп килә: примордиалистик (эссенциалистик), инструменталистик һәм конструктив теорияләр. Примордиалистик теория социобиологик һәм эволюцион-тарихи юнәлешләргә бүленә. Беренче юнәлеш тарафдарлары (Ван ден Берг, Л.Н.Гумилёв, К.Хюбнер) этниклыкны кешеләрнең борынгыдан ук теге яки бу төркеменә хас объектив чынбарлык буларак тикшерәләр. Моны аңлату өчен еш кына «милләт» килеп чыгуын өйрәнүче расачыл һәм эволюцион-генетик теорияләрдән файдаланалар. Эволюцион-тарихи юнәлеш тарафдарлары (Ю.В.Бромлей, Н.Н.Чебоксаров, В.И.Козлов, А.Х.Халиков, С.А.Арутюнов, Э.Смит һ.б.) милләтне биологик бергәлек дип түгел, ә бәлки этник җәмгыятьнең социаль-тарихи үсеше белән борынгыдан бәйләнеше булган социаль бергәлек итеп карыйлар. Милләт турында мондый караш дөньяви фәндә 1960–1970 елларга кадәр өстенлек итә, илебез фәнендә исә 1990 елларда да бердәнбер була. Инструменталистик караш этник төркемнәрнең саклануы кешеләрнең гаммәви мәдәниятле прагматик җәмгыятькә хас читләшүләрен җиңеп чыгу ихтыяҗына туры килә дип аңлата. Ә милләт үзе алар тарафыннан сәяси көрәштә төркем мәнфәгатьләренә ирешү максатында туплау чарасы булып карала. Конструктив карашлар буенча (Б.Андерсон, Э.Геллнер, Э.Хобсбаум, В.А.Тишков, С.В.Соколовский һ.б.) милләт — электән үк этник берлек булып та яшәмәгән, этносның табигый үсеше нәтиҗәсендә дә оешмаган, бәлки этномәдәни карашлар һәм «этник хисләр» рәвешендәге социаль-сәяси доктриналарны эшләү, оештыру һәм халык аңына кертүдә зыялы төркемнәр яки милли лидерлар тарафыннан әзерләнгән социаль продукт. Моңа аң-белемнең киң таралуы һәм гаммәви мәгълүмат чараларының йогынтысы да шактый булышлык итә. XX–XXI йөзләр чикләрендә кайбер этнологлар, тарихчылар, социологлар (Л.М.Дробижева, Д.М.Исхаков, И.Л.Измайлов һ.б.), әлеге карашларның бер мәгънәлелегеннән читләшергә теләп, гомуми дифракцион теория тәкъдим итәләр. Аның буенча, этник берлек буларак, милләт, һәр тарихи чорда мәдәният, тел, көнкүреш гадәтләренең яңа элементларын даими үзләштереп, элеккеләрен югалту, тарихи үткәннәргә яңача караш процессында үскән, үз-үзләренә биргән исемнең, тел һәм мәдәниятнең ачык аңлаешлы бердәмлеген күрсәтә. Элгәреге урта гасырлар берлекләреннән милләт булып формалашуның мөһим факторы — сәяси икътисад. Базар мөнәсәбәтләренең киңәюе һәм тирәнәюе, җәмгыятьнең демократияләшүе, гаммәви элемтә чараларының камилләшүе йогынтысында аерым дәүләт кысаларында халыкның тагын да тыгызрак һәм ныклырак бердәмлеге хасил була, урта гасырлар партикуляризмы, социаль һәм мәдәни-дини таркаулык җиңелә. Мәдәният һәм тел өлкәсендәге тирән кузгалышлар белән янәшә баручы мондый процесслар этностан өстен мәдәни һәм этносәяси гореф-гадәтләр тәрбияләүгә, шулай ук бердәм әдәби тел һәм тиешле мәгариф системасын төзүгә (кайвакыт ясалма юл белән) китерә. Нәтиҗәдә, анык сыйфатларын (гомуми аталыш, тарихи вакыйгалар, әдәби тел нормалары һ.б.) зыялы милли элита формалаштырган яңа этносәяси берлек барлыкка килә. Теге яки бу милләтнең барлыкка килүе төрлечә булырга мөмкин: урта гасырлардан ук этник үсеш линиясенең турыдан-туры дәвам итүе (инглизләр, руслар, поляклар, кытайлар); ике яки берничә этносәяси берлекнең этник якынаюы нигезендә барлыкка килгән милләт (немецлар, испаннар, французлар); урта гасырлардан килгән бер этник берлекнең дивергенцияләнүе (аерылуы) нәтиҗәсендә ике яки берничә милләт барлыкка килү (словениялеләр, хорватлар, босниялеләр һәм серблар; руслар, белоруслар һәм украиннар). Дәүләт милләтнең барлыкка килүе һәм үсешендә мөһим фактор булып тора, халыкның үз милли дәүләтен төзергә омтылуы һәрвакытта халык хәрәкәтенең мөһим юнәлешеннән санала. Милләт булып җитешүдә татарлар үзенчәлекле юл үтә. Яңа дәүләтчелек барлыкка килгән Алтын Урда чоры аларның этник тарихында мөһим урын алып тора. Яңа гореф-гадәтләр, мәдәният, әдәби тел һәм этносәяси үзаң, беренче чиратта, хәрби-түрә катлау мохитендә формалаша, ә «татар» атамасы дәүләт аксөякләре этносоциаль берлегенең дә политонимы буларак кулланышка керә. Җүчиләр империясе берничә бәйсез дәүләткә (ханлык) таркалгач, татар этносәяси берлеге дә өлешләргә бүленә, андагы төркемнәр мөстәкыйль һәм билгеле бер чикләрдә үсеш ала, ләкин барлык дәүләтләрдәге югары катлау үзен татар дип атавын дәвам итә. Урта гасырларда «татар» атамасы, чит этноним буларак, Русьта, Европа һәм мөселман илләрендә Монгол империясенең бөтен халкын билгеләү сыйфатында кулланыла. XVI–XVII йөзләрдә Идел һәм Урал буе татар ханлыкларын Рус дәүләтенә кушканнан һәм аларның этносәяси системасы җимерелгәннән соң, бердәм мәдәният таркала, милли югары катлауның сыйнфый төсе югала һәм төп өлеше христианлаштырыла. Болар «татар» төшенчәсенең киң халык мохитенә таралуына сәбәп була. Бу чорда, аеруча татар ханлыкларын руслар яулап алганнан соң, дини (мөселман) үзаңның роле зур була. XIX йөзнең 2 нче яртысында буржуаз социаль-икътисади мөнәсәбәтләрнең үсеше (Идел-Урал төбәгендә яшәүче татарлар мохитендә аеруча күзгә ташлана) һәм милли мәдәниятнең күтәрелеше чорында татар этносының тарихи-мәдәни бердәмлеген аңлау яңа нигездә барлыкка килә, «татар» атамасы аңа бәйле күзаллау һәм риваятьләр нигезендә яңартылган милли үзаң формалашу процессы башлана һәм гомумтатар идеологиясе формасындагы яңа тарихи традицияләр туа (Ш.Мәрҗани, И.Гаспринский, Р.Фәхретдин, Һ.Атласи, Г.Исхакый һ.б.). Җәдитчелек һәм гомуми мәгариф системасы, әдәби тел, китап басу һәм вакытлы матбугатның үрнәк нормалары нигезендә алга киткән «югары» мәдәният формалашу процессында Казан татарлары этносы Россиядәге төрки-мөселман халыкларының тартылу үзәге һәм татар милләт үсешенең нигезе булып әверелә. Мәдәни-интеграль процесслар нәтиҗәсендә хәзерге заман милләте барлыкка килә, бу бердәм татар милли үзаңы формалашуга һәм «татарлар» дигән гомуми үзатама раслануга китерә. Татар милләтенең алга таба ныгый баруы һәм үсеше совет иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм этномәдәни камилләшү шартларында бара.

Хәзерге заманда аермаларны тигезләүче гаммәви мәдәният йогынтысында М.нең этномәдәни һәм иҗтимагый тормышы глобальләшә һәм камилләшә бара. Мәгълүмати-технологик цивилизация һәм халыкларның үзара йогынтысы үсә барган шартларда үзенең этномилли үзенчәлеген саклау, супер- һәм мегамилләтләр, үзенчәлекле, эшлекле милли бердәмлекләр даирәсендә үз урынын билгеләү ихтыяҗы туа.

Әдәбият  

Хасанов Х.Х. Формирование татарской буржуазной нации. К., 1977;

Бромлей Ю.В. Очерки теории этноса. М., 1983;

Национализм и формирование нации: Теории, модели, концепции. М., 1994;

Тишков В.А. Очерки теории и политики этничности в России. М., 1997;

Козлов В.И. Этнос. Нация. Национализм: Сущность и проблематика. М., 1999;

Единство татарской нации: Материалы науч. конф. АН РТ «Цивилизационные, этнокультурные и политические аспекты единства татарской нации». К., 2002;

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в этногенез и этническую историю татарского народа. К., 2007.                       

Автор – И.Л.Измайлов