Византия тарихчысы Иордан (VI йөз), Көнбатыш Европа һәм рус чыганакларында (XI–XII йөзләр) телгә алына. Төп шөгыльләре — игенчелек, терлекчелек, сунарчылык, IX йөздән — Идел буйлап сәүдә итү. X йөз ахырында мерәләр яшәгән җирләргә славяннар үтеп керә башлый һәм җирле халык акрынлап үз мәдәниятен югалта. Мерәләр XIV–XVI йөзләрдә, колонияләштерү һәм көчләп чукындырылу нәтиҗәсендә, руслар белән кушылып, йотылып бетәләр.

«Мерә» этнонимы Югары Идел топонимикасында сакланып кала. Иделнең югары агымы тирәсендәге территорияләрдә мерәләр белән бәйле 100 дән артык археологик истәлек: торулыклар, шәһәрлекләр, каберлекләр бар. Мерәләрнең бизәнү әйберләре (калын һәм киң чигә алкалары, хайван һәм кош сурәтләре төшерелгән асылмалар, чәчкаплар) күрше кабиләләрнекеннән аерылып тора. I нче меңьеллыкта җирләү йоласы махсус корылмаларда — җир өстенә урнаштырылган «мәрхүмнәр йортлары»нда башкарыла, X йөздән мәетләрне бизәнү һәм көнкүреш әйберләре белән бергә күмә яки яндыра башлыйлар. Мәетнең кабергә куелышы төрлечә.

Әдәбият                  

Корсаков Д.А. Меря и Ростовское княжество. К., 1872;

Смирнов А.П. Очерки древней и средневековой истории народов Среднего Поволжья и Прикамья. М., 1952;

Ярославское Поволжье в X–XI вв. М., 1963;

Финны-угры и балты в эпоху средневековья. М., 1987;

Рябинин Е.А. Финно-угорские племена в составе Древней Руси. СПБ., 1997;

Леонтьев А.Е. Меря // Финно-угры Поволжья и Приуралья в средние века. Ижевск, 1999.

Автор — И.Л.Измайлов