Эчтәлек

Рус елъязмаларында XI йөз ахыры – XIII йөз башында телгә алыналар. Кара диңгездән төньякта яшиләр. Элегрәк угыз кабиләләре берләшмәсенә кергән булулары ихтимал. Күчмә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. XII–XIII йөзләрдә аларның шәһәрләре дә була.

Якынча 1146 елда бәрәндәйләр, бәҗәнәк, түрк һ.б. күчмәләр белән бергә, рус кенәзлеге йогынтысында булган һәм чик буен саклау хезмәтен үтәгән каракалпаклар этносәяси берләшмәсенә керәләр. Киев кенәзләре белән бергә кыпчакларга һәм үзара көрәшүче башка рус кенәзләренә каршы сугышларда катнашалар.

XIII йөзнең беренче яртысында, бу җирләргә монголлар һөҗүме башлангач, бәрәндәйләрнең бер өлеше Болгария белән Венгрия җирләренә күченә, калганнары Алтын Урдага буйсынган төркиләргә кушыла.

Әдәбият

Голубовский П.В. Печенеги, торки и половцы до нашествия татар // Университетские известия. Киев, 1883. № 1.

Расовский Д.А. Печенеги, торки и берендеи на Руси и в Угрии // Seminarium Konda Kovianum. Прага, 1933. № 6.

Кудряшов К.В. Половецкая степь. М., 1948.

Плетнёва С.А. Древности черных клобуков. М., 1973.

Автор – И.Л.Измайлов