Татарстан Республикасының хәзерге Чүпрәле районы территориясендә, Борындык тимер юл станциясеннән 32 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Буа районы Русское Дуваново авыл советы, 1935 елдан –Чүпрәле районы Үби авыл советы, 1963 елдан Буа районы Үби авыл советы составында. Халык саны – 188 кеше (1930 ел, руслар), 174 кеше (1939 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.