Биографиясе

1893 ел, Казан — 1969 ел, шунда ук.

М.Г.Мозаффария кызы.

Ф.Аитованың хосусый мәктәбендә, 1922 елдан Казанның Яңа бистә татар мәктәбендә укыта.

Беренче шигырьләрен 1907 елда «әл-Ислах» газетасында бастыра.

Чыгышларында хатын-кызларның ирләр белән бер хокукка ия булырга тиешлеге мәсьәләләрен күтәрә, аларны мөстәкыйль булырга өнди, белем алырга чакыра («Уйганыйк, ханымнар!», «Ханымнар», 1907 һ.б.).

Әдәбият      

Өмет йолдызлары: XIX йөз ахыры һәм ХХ йөз башы татар хатын-кыз язучылары әсәрләре. К., 1988;

Рәсүлева З., Хуҗиәхмәтов Ә. Мәгърифәт йолдызлыгында. К., 1998;

Татар шигърияте: ХХ гасыр башы. К., 2004.

Автор — З.З.Рәмиев