Биографиясе

1915 елның 15 мае, Зилово станциясе, хәзер Чита өлкәсенең Чернышевский районы Аксёново-Зиловское шәһәр тибындагы поселогы — 1944 елның 15 апреле.

Тимер юлда эшли.

1937 елдан Кызыл Армиядә: Хасан күлендә (1938) һәм Халхин-Гол елгасы буенда (1939) япон милитаристлары белән сугышларда катнаша.

Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1940).

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 106 нчы танк бригадасында Т-70 танкы командиры (3 нче танк армиясенең 12 нче танк корпусы), 53 нче танк бригадасында взвод командиры (3 нче танк армиясенең 6 нчы танк корпусы). Көнбатыш, Воронеж, Брянск, 1 нче Украина фронтлары составында Вытебеть елгасы янында Козельск (Калуга өлкәсе, 1942) шәһәреннән көньяктарак барган сугышларда, Курск сугышында (1943), Острогожск-Россошь, Харьков һәм Житомир-Бердичев (барысы — 1943 елда), Проскуров-Черновцы һөҗүм операцияләрендә (1944) катнаша. 1944 елның 12–15 апрелендә Тернополь (Украина ССР) шәһәре янындагы сугышларда батырлык күрсәтә: 12 танкны сафтан чыгара, дошманның 5 транспортёрын яндыра.

1944 елның 15 апрелендә Чалдаев танкы утка тотыла һәм дошман тарафыннан уратып алына. Чалдаев сугышуын дәвам итә, танк эчендә янып үлә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган ягында бер урамга Чалдаев исеме бирелә.

Тернопольда Геройга бюст куела.

Әдәбият     

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин