Тарихы

Авыл 1660 елдан Яңа Резаново исеме белән билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Албаба Мальцово буларак мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөзнең беренче яртысында алпавытлар П.И., М.П. һәм Н.П.Обуховлар карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Косякау авылының Троица-Покров чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең иман җире 134 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Норлат авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1935 елда авылда Свердлов исемендәге колхоз оештырыла, 1956 елдан авыл − зурайтылган Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары Косякау авылында), 1977 елдан “Норлат” җиләк-җимеш совхозы составында (үзәк утары Норлат авылында).

Халык саны

1782 елда — 95 ир заты;
1859 елда — 91,
1897 елда — 142,
1908 елда — 182,
1920 елда — 176,
1926 елда — 153,
1938 елда — 204,
1949 елда — 120,
1958 елда — 115,
1970 елда — 63,
1979 елда — 16,
1989 елда — 4 кеше (руслар),
2002, 2010, 2017 елларда — даими яшәүчеләр юк.