Тарихы

Авыл 1793 елдан, Казан өязенең Коры Елга, Чипчуги, Караваево, Кадышева торак пунктларыннан һәм башка җирләрдән күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнгән Осиново Пучинкәсе исеме белән билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Осиновка исеме белән дә мәгълүм. 1852 елдан хәзерге исемдә.

1860 елларга кадәр халкы удел (сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, умартачылык, бакчачылык, тимерчелек, арба, мичкә, пыяла ясау, тегүчелек һәм ярма яру кәсепчелеге таралган була; Казан дары заводында эшлиләр.

1852 елда агачтан Грузия Мәрьям Ана иконасы чиркәве салына (беренче рухани – И.Николаев), 1884−1889 елларда архитектор П.Е.Аникин проекты белән таш бина төзелә (1931 елда ябыла, 1991−1995 елларда торгызыла; псевдорус стилендәге дини архитектура истәлеге).

1869 елда М.Т.Максимовның хосусый укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, земство мәктәбенә үзгәртелә; 1902 елда яңа бина төзелә (1903 елда 70 ир бала һәм 42 кыз бала укый). 1913−1915 елларда мәктәпнең попечителе булып Казан фармацевты, медицина докторы Э.Ф.Грахе тора. 1914 елда халык китапханәсе-уку өе оештырыла (фондта 181 китап исәпләнә).

XX йөз башында авылда шулай ук вак кредит бирү учреждениесе (1908 елдан), 3 җил тегермәне, 2 сыра, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1205,7 дисәтинә тәшкил итә.

1918 елның җәендә каты сугышлар барышында авыл берничә тапкыр КОМУЧ һәм Кызыл Армия гаскәрләре тарафыннан алына, артиллерия уты белән 60 ка якын йорт юк ителә; һәлак булган кызыл армиячеләргә 1965 елда һәйкәл куела.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Осиново авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931−1941 елларда икмәк пешерү йорты, 1936−1960 елларда – сөт заводы эшли. 1929 елда авылда “Культиватор” машина һәм “Производитель” терлекчелек ширкәтләре оештырыла, алар базасында 1930 елда Гинзбург исемендәге колхоз төзелә (беренче рәисе – М.С.Стахеев).

1953 елда К.Маркс исемендәге колхозга үзгәртелә (беренче теплицалар һәм парниклар төзелә), 1960 елдан “Юдино” нәселле кошчылык совхозының 1 нче бүлеге (үзәк утары Залесный поселогында), 1965 елдан әлеге совхозның үзәк утары, аның составына шулай ук Воронино, Яңа Тура, Октябрь, Ремплер торак пунктлары керә, 2003 елдан “Марс” крәстиян фермер хуҗалыгы (җитәкчесе М.Ш.Алиев), 2007−2013 елларда “Индейка” агрофирмасы, 2017 елдан К.М.Лотфуллинаның крәстиян фермер хуҗалыгы (каз, үрдәк, тавык, күркә) эшли.

1973 елда “Казан” кошчылык фабрикасы файдалануга тапшырыла (күп тапкырлар РСФСР Министрлар Советы һәм Профсоюзларның бөтенсоюз үзәк советының күчмә Кызыл Байрагы, СССР ВДНХсы медальләре белән бүләкләнә), 2003 елдан – “Ак барс” кошчылык комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Зеленодольск филиалы (бройлер чебиләре, кош ите эшкәртү буенча махсуслаша).

1973 елда Казан теплица комбинаты эшли башлый, 1974 елдан “Майский” совхозы (күп тапкырлар Советлар Союзы коммунистлар партияснең Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, Профсоюзларның бөтенсоюз үзәк советының һәм Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының Үзәк коитеты, РСФСР Министрлар советы һәм Профсоюзларның бөтенсоюз үзәк советының күчмә Кызыл байраклары белән бүләкләнә), 2000 елдан “Майский Агрокомбинаты” унитар предприятиесе, 2004 елдан “Майский” теплица комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять – ябык грунтта помидор, кыяр, борыч, баклажан, яшел культуралар, җиләкләр үстерә.

1960 елларда авылда күп фатирлы йортлар төзелеше башлана. Зур күләмдә тораклар, социаль инфраструктура объектлары “Казан” кошчылык фабрикасы һәм “Майский” теплица комбинаты тарафыннан төзелә.

Авыл территориясендә 2011 елдан “Радужный” зур торак комплексы төзелеше бара.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда башлангыч мәктәп − җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1974 елда – урта,(1975 елда яңа бина төзелә), 1994 елдан − татар мәктәп-гимназиясе, 2000 елдан гимназиягә үзгәртелә, 2004 елдан С.К.Гыйматдинов исемендә (1975−1986 елларда “Татовощепром” тресты директоры булып эшли). 1988−1995 елларда Сугыш һәм хезмәт даны музее эшли, оештыручысы – А.Д.Архипова. 2010 елда “Туган як” тарихи-мәдәни мирас музее ачыла, җитәкчесе −Э.М.Мостафина.

1995 елда икенче мәктәп салына, 1998 елдан В.В.Карпов исемендәге лицей (2001 елда төбәкне өйрәнү музее оештырыла, җитәкчесе – А.Н.Федотов).

“Алёнушка” (1940 елдан, бинасы 1992 елда төзелгән бинада), “Василки” (1975 елдан),”Радость” (2013 елдан), “Звездочка” (2015 елдан) балалар бакчалары эшли.

Шулай ук китапханә һәм мәдәният йорты эшли (1935 елдан, 1979 елда төзелгән бинада).

Аның каршында:

  • “Ивушка” хоры (1979 елдан, 1987 елдан халык ансамбле, нигез салучы – Ю.В.Александров),
  • “Сөмбел” һәм “Зарянка” вокаль (икесе дә 1996 елдан, 1999 елдан халык ансамбльләре, нигез салучы – Ю.В.Александров),
  • “Җәүхәр” фольклор (2010 елдан, 2015 елдан халык ансамбле, нигез салучы – Р.Н.Александрова),
  • “Алтын” бию (2010 елдан, 2015 елдан халык ансамбле, нигез салучы – Ш.Ш.Сыннов) ансамбльләре бар.

2001 елда “Осиново авылы тарихы” музее ачыла, нигез салучы – төбәкне өйрәнүче В.А.Архипов).

Балалар музыка мәктәбе (1991 елдан), “Радуга” яшьүсмерләр клубы (1989 елдан), “Майский” спорт комплексы (2016 елдан) эшли. 1941 елда химик саклану хәрби частенең медицина пункты ачыла, 1942 елда авылга бирелә, 1976 елдан махсус бинада табиблек амбулаториясе.

“Әл-Ислах” (1994 елда), “Сәфәр” (2014 елда) мәчетләре төзелгән.

Авыл кырыенда Осиново күле − ТРдагы иң зур карст күлләренең берсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

И.И.Журин (1915−2001) − Социалистик Хезмәт Герое, Юдино станциясендә поездлар составын төзүче (1932−1975 елларда);

Н.Ф.Яныкин (1931 елда туган) – СССРДәүләт бүләге лауреаты, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе токаре (1944−1993 елларда).

Авыл белән РФ Герое − М.Р.Әхмәтшиннның (2010−2015 елларда авылда яшәгән йортына мемориаль такта куелган, истәлек билгесе); Франция каршылык хәрәкәтендә катнашучы, ТАССРның атказанган укытучысы − М.Ф.Гайсинның (1976−1983 елларда Осиново урта мәктәбе директоры, аңа мәктәп бинасында мемориаль такта куелган); ТР, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты − И.Г.Ганиевның (1989 елдан “Майский” теплица комбинаты директоры); хакимият-хуҗалык эшлеклесе – И.И.Журавлёвның (1969−1984 елларда”Татптицепром” тресты, 1984−1992 елларда “Юдино” нәселле кошчылык совзозы директоры; авылда аның исеме белән урам атала); РСФСР, СССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре − В.В.Карповның (1972−1989 елларда “Майский” совхозы директоры, авылда аның исеме белән лицей атала); Советлар Союзы Герое – Н.С.Сафинның (1965−1974 елларда “Юдино” нәселле кошчылык совхозы директоры) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Халык саны

1817 елда — 366,
1834 елда — 532,
1859 елда — 634,
1870 елда — 735,
1897 елда — 916,
1908 елда — 954,
1920 елда — 1030,
1926 елда — 1193,
1938 елда — 1000,
1949 елда — 1083,
1958 елда — 792,
1970 елда — 955,
1979 елда — 3784,
1989 елда — 6339,
2002 елда — 7812,
2010 елда — 8725,
2017 елда — 14247 кеше (татарлар — 49%, руслар — 46%).