Тарихы

Авылга 1794 елда Биектау районының Иске Тура авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт (элекке экономик) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, агач эше, умартачылык, тегүчелек, мич чыгару, тимерчелек кәсепчелеге таралган була.

Авыл Осиново авылындагы Грузия Мәрьям Ана иконасы чиркәве приходына карый; иске дин тарафдарлары яши (1903 елда – 12 кеше).

1883 елда крәстиян А.Иванов үз йортында хосусый укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ача, 1896 елдан мәктәп чиркәү-приход мәктәбе булып китә (1903 елда 53 ир бала, 18 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда шулай ук җил тегермәне, 8 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1526,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан — Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Осиново авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда “Работник” кәсепчелек-кооператив артеле теркәлә. 1929 елда авылда “Пролетарий” колхозы оештырыла, 1953 елдан Ленин исемендәге колхозга үзгәртелә.

1960 елдан 1990 елларгап кадәр авыл “Юдино” кошчылык совхозы (үзәк утары Залесный поселогында, 1965 елдан Осиново авылында), 2000 елларга кадәр “Татархлебпродукт” холдингы, “Казан икмәк прдуктларын реализацияләү базасы” ачык акционерлык җәмгыяте ярдәмче хуҗалыгы составына керә (кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асраучылык), крәстиян фермер хуҗалыгы (кошчылык) бар.

1997 елдан “Раифа чыганагы” эчәргә яраклы су чыгару һәм аны шешәләргә тутыру производствосы эшли.

2012 елда авыл янында “Яңа Тура” технополисы” күмәртәләп сату төбәкара сәнәгать үзәге ачыла, 300 мең кв.м. гомуми мәйданда сәүдә павильоннары төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

2010 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә.

Халык саны

1817 елда — 282,
1834 елда — 427,
1859 елда — 569,
1884 елда — 821,
1897 елда — 820,
1908 елда — 878,
1920 елда — 978,
1926 елда — 1053,
1938 елда — 826,
1949 елда — 700,
1958 елда — 549,
1970 елда — 655,
1979 елда — 655,
1989 елда — 450,
2002 елда — 348,
2010 елда — 379,
2017 елда  — 548 кеше (руслар — 63%, татарлар — 33%).