Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы һәм йомышлы татарлар), 8% ка якыны чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1863 елда янып киткән беренче мәхәллә мәчете урынына 1873 елда Казан сәүдәгәре М.Н.Казаков иганәсенә яңа мәчет салына (1954 елда манарасы киселә, бинасы балалар бакчасы буларак файдаланыла; дини архитектура истәлеге, 1990 елдан яңадан эшли башлый).

1901 елда − крәстияннәр Ш.Ф. һәм Х.Ш. (беренче имам-хатип) Госмановлар иганәсенә икенче мәхәллә мәчете; 1903 елда өченче мәхәллә мәчете (беренче имам-хатип Г.В.Вәлихәйдәров) салына.

1906 елда рус-татар земство мәктәбе ачыла (беренче укытучы – Г.Х.Галиәкбәров).

XX йөз башында авылда 3 мәктәп, вак кредит бирү учреждениесе, 2 җил тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, 8 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәмгатенең имана җире 2990 дисәтинә тәшкил итә.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында К.Насыйри укучысы − төбәкне өйрәнүче Г.Куки авыл тарихын яза. 1910 елда авылда Г.Тукай булып китә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Мулла Иле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Көчле ирек” колхоз ыоештырыла (беренче рәисе – М.Шәрәфиев), 1952 елда аның составына Зур Өтәк авылы керә. 1959 елдан авыл зурайтылган “Искра” колхозы составында (үзәк утары Норлат авылында). 1967 елдан мөстәкыйль “Искра” колхозының үзәк утары. (Зур Өтәк авылы да аңа керә), 1994 елдан – күмәк предприятие. 2002 елдан “Мулла Иле” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе (кырчылык, сөт терлекчелеге).

2009 елда авыл янында елына 9,6 млн литрдан артык сөт җитештерүче 2500 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән “Мулла Иле” мегафермасы эшли башлый.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (мәдрәсә базасында 1917 елдан соң ачыла, хәзерге бина 1986 елда салына, 2000 елларга кадәр урта мәктәп), “Сөмбел” балалар бакчасы (1936 елдан, хәзер мәктәп бинасында), мәдәният йорты һәм китапханә (1973 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), спорт мәйданчыгы (2016 елдан), “Мулла Иле” мәчете (2013 елдан) эшли.

Күренкле кешеләре

Гайнанетдин (Гайнан) Б.Вәисов (1878−1918) – җәмәгать һәм дин эшлеклесе, вәисиләр хәрәкәте җитәкчеләренең берсе;

Х.Г.Гыймадетдинов (Хәйри Гыймади) (1912−1961) – тарих фәннәре кандидаты, СССР Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында тарих секторы җитәкчесе (1946−1959 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Г.Ф.Саттаров (1932−2020) − тел галиме, филолгия фәннәре докторы, ТССР, РФнең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Авыл белән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, хакимият-хуҗалык эшлеклесе Ә.С.Гобәйдуллинның эшчәнлеге бәйле, “Искра” колхозы рәисе булып эшли (1981−1986 елларда).

Авыл янында археология истәлеге – Мулла Иле табылдыгы (бронза гасырның Казан яны культурасы) табыла.

Авыл зиратында 1493 һәм 1528 елларга караучы кабер ташлары, авылның көньяк-көнчыгыш читендә гомумболгар тибындагы кабер ташы саклана.

Халык саны

1782 елда — 302 ир заты;
1859 елда — 1246,
1897 елда — 1895,
1908 елда — 2443,
1920 елда — 2440,
1926 елда — 2159,
1938 елда — 2610,
1949 елда — 1819,
1958 елда — 1608,
1970 елда — 1670,
1979 елда — 1343,
1989 елда — 1129,
2002 елда — 993,
2010 елда — 780,
2017 елда — 781 кеше (татарлар).