Тарихы

Авыл 1565−1567 еллардан Зөя Богородица монастыре вотчинасы буларак билгеле. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Рус Шырданы авылының Петр һәм Павел чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда 4 тегермән, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 406 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Зөя, 1931 елның 20 октябреннән — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Карамалы Тау шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда 8 Март исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елдан − зурайтылган “Приволжье” колхозы (үзәк утары Протопоповка авылында), 1971 елдан “Зеленодольск” совхозы составында (үзәк утары шәһәр тибындагы Карамалы Тау поселогында).

Халык саны


782 елда — 87 ир заты;
1859 елда — 476,
1897 елда — 503,
1908 елда — 347,
1920 елда — 280,
1926 елда — 302,
1938 елда — 281,
1949 елда — 246,
1958 елда — 100,
1970 елда — 27,
1979 елда — 16,
1989 елда — 4 кеше (руслар),
2002 елдан — даими яшәүчеләр юк.